+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 июнь 2021, 07:50

Башкортстан тәүге бишлектә

Бүген Петербург Халыкара икътисади форумында Русия Федерациясе субъектларында инвестицион мохит торышының дәүләт рейтингы нәтиҗәләрен яңгыраттылар.

Бүген Петербург Халыкара икътисади форумында Русия Федерациясе субъектларында инвестицион мохит торышының дәүләт рейтингы нәтиҗәләрен яңгыраттылар.

Башкортстан шушы абруйлы рейтингта 5нче урынны алды.

Рейтинг - Русия Федерациясенең алдынгы эшлекле берләшмәләренең һәм «Стратегик башлангычлар агентлыгы» (СБА) оешмасының системалы проекты булып тора һәм ил төбәкләрендә инвестицион климат үсешенең уңай шартларын тәэмин итү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне эзләүгә, ачыклауга һәм таратуга юнәлдерелгән.

"Иң мөһиме — бизнес белән ачык диалог булдыру, шуңа күрә мин шәхсән проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотам, шәхси номерым инвесторларда бар, - дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Пандемия һәм эшкуарлык активлыгы кимүгә карамастан, 2020 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 100,9 процент тәшкил итте. Бу безнең икътисадның тотрыклылыгы һәм гамәлләребезнең дөреслеге турында сөйли".
Башкортстан пандемия шартларында Русиядә беренчеләрдән булып 36 миллиард сумнан артык суммага бизнес өчен өч ярдәм чарасы пакеты әзерләде, дип өстәде ул.

"Хәзер без бизнес өчен ярдәм итү һәм хезмәтләр күрсәтү чаралары эчендә бизнес-процессларны оптимальләштерү буенча актив эшчәнлекне җәелдердек, шулай ук санлы порталларны модернизациялибез. Хезмәт күрсәтү вакытын кыскарту, чиратлардан арыну мөһим", - дип өстәде төбәк Башлыгы.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, регионда шулай ук бизнеска административ басымны киметү буенча актив эш алып барыла. Әйтик, Башкортстан "административ басым индексы-2021" да 9нчы урынны алган, элек 11 һәм 38нче урын булган.

Сессиядә катнашучылар яңа инвестциклны эшләтеп җибәрү өчен Русия хөкүмәте алып бара торган чаралар программасы турында фикер алыша. Сессиядә Русия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов, Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, "СБА" генеральный директоры Светлана Чупшева, Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, Русия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге президенты Александр Шохин, шулай ук илнең барлык төбәкләре җитәкчеләре һәм экспертлар катнаша.

Башкортстан дәүләт рейтингында 2015 елдан бирле катнаша. Ул вакытта республика 40нчы урында иде. 2016 елда - 20нче, 2017 елда - 13нче, 2018 елда - 23нче, 2019 елда - 16нчы, 2020 елда - 9нчы урында булды.

Фото: Олег Яровиков.


Читайте нас