+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 июнь 2021, 13:50

"Салаватстекло"да - үзгәрешләр

Бүген Петербург Халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Салаватстекло» җәмгыяте генеральный директоры Сергей Агуреев өстенлекле инвестицион проектны гамәлгә ашыру шартлары турында инвестицион килешүгә кул куйдылар.

Җитештерү объектларын реконструкцияләү һәм техник яктан яңадан коралландыру турында сүз бара. Инвестицияләр күләме 3,6 млрд. сум тәшкил итәчәк, шуның 499 млн. сумы – Сәнәгатьне үстерү федераль фонды акчалары.

Былтыр «Салаватстекло» җәмгыятендә гамәлдәге мәйданнарда елына 4 млн. кв. м җитештерүчәнлеге булган төрле типтагы көзгеләр җитештерү линиясе төзү һәм лак-буяулы пыяла җитештерү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыруны төгәлләделәр.

2019 елның июнендә проектны Башкортстанның Инвестицион комитеты утырышында хупладылар. Ә узган елның апрелендә җитештерү мәйданчыгында республика җитәкчесе Радий Хәбиров булды.

Фото: правительстворб.ру
Читайте нас