+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 июнь 2021, 14:50

Асфальтка кытлык булмаячак

Кыйгы районында "ТТМ GLB-2000" асфальт-бетон заводы төзелеше тәмамланды.

Кыйгы районында "ТТМ GLB-2000" асфальт-бетон заводы төзелеше тәмамланды.
Заманча завод «Башкиравтодор»ның филиалы - Кыйгы юл ремонт-төзелеш идарәсе территориясендә урнашкан. Яңа заводның җитештерүчәнлеге - сәгатенә 160 тонна асфальт-бетон катнашмасы.
Яңа автоматлаштырылган завод төзелешенә инвестицияләр күләме якынча 105 миллион сум тәшкил иткән. 5 яңа эш урыны булдырылган.
- Проект бик перспективалы, аны гамәлгә ашыру берьюлы берничә проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирә: яңа эш урыннары барлыкка килде, ә иң мөһиме - асфальт-бетон өслекле автомобиль юлларын төзү һәм ремонтлау темплары артачак, - дип ассызыклады транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Виктор Жульков.
"Башкиравтодор" җәмгыяте генеральный директоры Илдар Юланов аңлатканча, заводның төп өстенлеге - процессларны компьютерлаштыру. Кичә заводта беренче 500 тонна асфальт җитештерелде. Хәзерге вакытта белгечләр тарафыннан җитештерүне диагностикалау һәм тестлап җибәрү үткәрелә.
2020 елда «Башкиравтодор» җәмгыяте шулай ук Стәрлетамак "ДРСУ"ында сәгатенә 160 тонна җитештерүчәнлеге булган "GLB-2000" асфальт бутау җайланмасын файдалануга тапшырган иде.
Фото: главарб.ру
Читайте нас