+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 июнь 2021, 14:25

Башкортстан икътисади үсешнең яңа инструментларын кулланачак

Оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең икътисади блогы алдына инвестицияләр һәм федераль бюджет акчаларын җәлеп итү кысаларында эшне көчәйтү буенча тәгаен бурычлар куйды.

Оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең икътисади блогы алдына инвестицияләр һәм федераль бюджет акчаларын җәлеп итү кысаларында эшне көчәйтү буенча тәгаен бурычлар куйды.
- Русия Хөкүмәте берничә яңа финанс-икътисади инструментлар булдырды: облигация заемнары, инфраструктура кредитлары, хәтта Дәүләт иминлек фонды акчаларын файдалануга кадәр, - диде Радий Хәбиров. - Безгә аларны актив кулланырга кирәк.
Беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сүзләренә караганда, республикада Инвестицияләрне җәлеп итү үзәге булдырылган. Ул бу юнәлештә бердәм юл картасын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә, клиентлар белән эшләүнең барлык этапларын колачлый. Хәзер базада - 804 потенциаль инвестор.
Башкортстан Башлыгы фәнни берләшмәләр һәм эре бизнес вәкилләре белән бергә регион үсешенең инновацион юнәлешләрен эшләргә кушты.
- Фәнни технологик үзәк булдыруны перспектив юнәлешләрнең берсе дип саныйм, - диде Радий Хәбиров. - Бу пилотсыз авиация дә, нефть һәм газны тирәнтен эшкәртү дә. Барлык бу процессларны дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге һәм илнең якындагы 10 елга үсеш өстенлекләре белән синхронлаштырырга кирәк.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас