Бүген төбәк Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров XXIV Петербург Халыкара икътисади форумында республика делегациясенең эшенә төп йомгаклар ясады.
Исегезгә төшерәбез, форумда Башкортстан барлыгы 122 миллиард сумлык 25 килешү имзалады. Аларны гамәлгә ашыру төбәктә 2 меңнән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
- Форумның иң төп нәтиҗәсе - Башкортстанның инвестицион климат торышы рейтингында бишенче урыны, - диде Радий Хәбиров. - Бик көчле көндәшлек шартларыда без тугызынчы урыннан бишенче урынга күтәрелеп, нәтиҗәне сизелерлек яхшырта алдык. Беренче бишлектә - көчле төбәкләр, көчсезләр юк: Мәскәү, Татарстан, Төмән һәм Тула өлкәләре, Башкортстан. Бу - безнең идарә командасының бик яхшы уңышы, республика Хөкүмәтенең һәм төбәк Башлыгы Хакимиятенең Проект офисы белән килешеп эшләве нәтиҗәсе. Уртак гамәлләр безне мөһим нәтиҗәгә китерде. Ышанам, бу рейтинг безнең инвестицион җәлеп итүчәнлегебезне тагын да арттырачак, бу Башкортстан икътисадына кертелгән өстәмә миллиардларда чагылыш табачак. Русия Президенты Владимир Путин безне эшлекле активлыкны арттыру һәм инвестицияләр җәлеп итү өстендә эшләүче төбәк буларак билгеләде. Бу - безнең дөрес юнәлештә баруыбызның мөһим күрсәткече. Һәм бу эшне дәвам итәргә кирәк.
ПМЭФ-2021 җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча республика өчен рекордлы булды. Мисал өчен, 2019 елда инвесткилешүләр портфеле 82 миллиард сум тәшкил итсә, 2018 елда 30 миллиард сум иде.