+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 июнь 2021, 14:40

Нефть сәнәгате үсешенә этәргеч булачак

Бу башлангыч табигатькә кешелекнең начар йогынтысын киметәчәк.

Бу башлангыч табигатькә кешелекнең начар йогынтысын киметәчәк.
Евразия фәнни-мәгариф үзәгенә (НОЦ) керүче Русия Фәннәр академиясенең Уфа химия институты галимнәре "Фән" гомумдәүләт проекты кысаларында нефть-газ сәнәгате өчен экологик зыянсыз реагентлар линейкасын булдырган, аларны куллану табигатькә тискәре йогынтыны сизелерлек киметәчәк. Алар Русия Энергетика министрлыгы үткәргән «2021 елгы ягулык-энергетика һәм файдалы казылмалар чыгару тармагын үстерүгә юнәлтелгән фәнни, фәнни-техник һәм инновацион эшләнмәләр халыкара конкурсы» лауреатлары булды.
Конкурс җиңүчеләрен рәсми бүләкләү Петербург Халыкара газ форумында быел 5-8 октябрьдә Экспофорум мәйданчыгында узачак.
- Химия институты галимнәре коллективының тикшеренүләре нәтиҗәләре нефть тармагы өчен уникаль экологик имин "яшел" нефть промысел реагентларының яңа линейкасын эшләүгә зур өлеш кертте, - дип хәбәр итте Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге рәисе Вадим Захаров.
Премия лауреатларын тикшеренүнең төп юнәлеше булып Ерак Себернең һәм Арктика зонасының нефть-газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү өчен экологик хәвефсез һәм биотаркала торган реагентлар булдыру тора. Реагентлар инде тәҗрибә-сәнәгать сынауларын узды.
Читайте нас