Борай районында үз эшен башлаучылар өчен уңайлы шартлар тудырылган.
Ил һәм республика икътисадын үстерүдә эшкуарлык хәрәкәте зур урын алып тора. Үз эшен оештырам, үстерәм дигән кешеләргә бүген нинди ярдәм күрсәтелә, алар күбрәк кайсы тармакны сайлый — шушы көнүзәк темага Борай районы хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов белән әңгәмәләштек.
— Марат Рәшитович, Радий Хәбиров республикада бизнес-шерифлар институты булдырды. Борай районында бу безгә моңа кадәр таныш булмаган яңа вазыйфаны Сез башкарасыз. Кем ул бизнес-шериф? Нәрсә эшли ул?
— Бизнес-шериф — эшкуарның төп ярдәмчесе. Безнең кулда хакимият, башкарма, җәмәгать вәкаләтләре тупланган. Бурычыбыз — муниципалитет дәрәҗәсендә бизнеска ярдәм итүнең барлык институтларын берләштерү. Эшкуарлар хокукларын яклау һәм инвестицияләр җәлеп итү белән бәйле функцияләрне гамәлгә ашырабыз.
— Районда эшкуарлык ничек үсеш алган? — Кече бизнесның районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше елдан-ел саллырак. Кече эшкуарлык халык мәшгульлегенә бәйле проблеманы хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары ачып, базарны төрле товарлар белән баетуны да тәэмин итә. Районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү — икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Шуны да билгеләп үтәсе килә, эшкуарлык — ул теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел. Эшкуар тиз арада көтелмәгән карарлар кабул итә, кешеләр белән эшли белергә, көчле холыклы булырга, шулай ук аңарда тирән сиземләү сәләте дә булырга тиеш.
Районда 431 кече эшкуарлык субъекты, шул исәптән 283 шәхси эшкуар, 73 крестьян-фермер хуҗалыгы, 60 микро һәм 15 кече предприятие бар. Алар барысы да үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкаручы кешеләр. Без алар белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә. Эшкуарлык белән шөгыльләнүче булдыклы кешеләргә сокланмый мөмкин түгел.
— Районда эшкуарлар күп. Ә кайсы тармак популяр?
— Саннарга туктап китик әле. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының 21,3 проценты — авыл хуҗалыгында һәм балыкчылыкта, 18,1 проценты — көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдә, 4,4 проценты — эшкәртү производствосында, 5,1 проценты — транспорт хезмәтләре күрсәтүдә, 35,4 проценты — сәүдә, 3,2 проценты — төзелештә, 12,5 проценты башка төр эшчәнлек белән шөгыльләнә. Күрүегезчә, сәүдә иң популяр өлкә булып санала. Аның эшчәнлеге һәм нәтиҗәлелеге кулланучылар товарлары җитештерү үсешенә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсенә турыдан-туры йогынты ясый.
— Узган ел барысы өчен дә авыр булды. Бизнеска да чикләү чаралары күрергә туры килде. Пандемия бу өлкәдә районда үз эзен калдырдымы?
— Коронавирус пандемиясе — чыннан да катлаулы тема. Икътисад та, бизнес та җитди авырлыклар белән очрашты. Кече һәм урта бизнес, хезмәтләндерү өлкәсе өчен хәл аеруча катлаулы булды. Бәхеткә, ил, республика Хөкүмәте ярдәмсез калдырмады. Узган елда яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында, халыкны эш белән тәэмин итү һәм эшсезлекне киметү белән беррәттән, төп бурычларның берсе пандемия чорында кече һәм урта бизнесның тотрыклылыгын тәэмин итү, эш урыннарын саклау өчен шартлар тудыру булды. Федераль, республика дәрәҗәсендә дә ярдәм итүнең моңарчы күрелмәгән ысуллары кулланылды. Вакытында күрелгән чаралар яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Шул авыр вакытта эшләрен, хезмәт урыннарын саклап калган эшкуарларыбызга зур рәхмәт.
— Үз эшләрен башлап җибәрергә теләүчеләргә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына нинди ярдәм чаралары бар?
— Районда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, гомумән, үз эшен башлап җибәрүчеләргә, мөмкинлекләр зур. Мәсәлән, ярдәм максатында район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев җаваплы оешма-предприятие җитәкчеләре белән “Эшкуарлык сәгать”ләре үткәрә үтә. Биредә урта һәм кече эшкуарлык субъектларына федераль, республика һәм район күләмендә ярдәм программалары хакында сөйлибез. Эшкуарларыбыз, үз эшен башларга теләүчеләр алардан актив файдалана. Былтыр узган 40 “Эшкуарлык сәгате”ндә 94 кеше катнашты. Күп кенә эшкуарлар үзләренә ярдәм итү максатында эшләүче программаларның асылын аңлап бетерми. Юкса, бу программаларны яхшы белгәндә һәм дөрес эш иткәндә, зур уңышларга ирешергә мөмкин. Мәсәлән, Марат Шәмсияров “Агростартап” программасы нигезендә Карабай авылындагы буш ферманы сатып алып, атлар үрчетә башлады. Русия Федерациясенең “Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү” дәүләт программасы нигезендә Илфир Галиев Кушманак авылында пекарня ачты. Биредә икмәк, камыр ризыклары җитештерелә. Социаль контракт нигезендә максатлы социаль ярдәм программасы белән эшсез калган гражданнар өчен конкурс нәтиҗәләре буенча Вадим Гыйндуллин җылытыла торган теплица төзүгә финанс ярдәм алды һәм шәхси эшкуарга әверелде.
Эш башлаучы малтабарларга ярдәм итүче бизнесны эшләтеп җибәрүнең башлангыч этабын сизелерлек җиңеләйтү мөмкинлеге бирә торган программалар бар. Тырышлык кына кирәк.
— Район эшкуарлык, икътисад үсеше буенча республика күләмендә яхшылар рәтендәме?
— Әйе. Борай районы республикадагы авыл муниципаль районнары арасында “Эшкуарга ярдәм” номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
— Эшкуарларның район тормышындагы роле турында да әйтеп үтегез әле.
— Иң беренче чиратта шуны әйтер идем — район эшкуарлары бердәм, актив, алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Үз акчасына төзекләндерү эшләре башкаралар, хәйрия акцияләрендә даими катнашалар. Заман белән бергә атлыйбыз, “Ватсап” мессенджерында үзебезнең чат булдырылды, килеп туган мәсьәләләрне шунда оператив рәвештә хәл итәбез. Бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә мәйдан киң. Бу өлкәгә яшьләрне җәлеп итәргә генә кирәк. Күптән үз эшен ачып, әлеге көндә яшьләрне дә җәлеп итүче эшкуарларны билгеләп үтү дә урынлы булыр. Илдар Хаҗиев, Илдус Фәюршин, Айрат Басыйров, Илдар Бикбулатов, Рөстәм Фәизов, Миңнегалиевлар гаиләсе һәм башкалар һәрвакыт сөйләшүгә ачык, яшь эшкуарларга үрнәк, киңәш бирергә әзер. Шулай ук үз продукциясе белән башка шәһәр-районнарда дан тоткан Әхләф һәм Рамил Зариповлар, Рәвис Камалов та мактауга лаек.
Сүземне тәмамлап, шуны әйтер идем. Яшьләр үз эшен башларга курыкмасын иде. Тырыш һәм максатчан булганда, хыялларны тормышка ашыру кыен түгел. Ә район хакимияте сезгә ярдәмгә килергә әзер.
Зәһинә Ибәтуллина әңгәмәләште.
Борай районы.