“Бүздәк коммуналь сервис” предприятиесенә йөкләтелгән төп бурычларның берсе булып район торак пунктларын тоткарлыксыз рәвештә эчәр су бе-лән тәэмин итү тора. Соңгы ун елда бай тәҗрибәле белгеч, оста оештыручы Рәсим Хөсәенов җитәкчелек иткән коллектив бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, суүткәргечләрне яңарту буенча максатлы эш алып бара.
Предприятие карамагындагы суүткәргечләрнең гомум озынлыгы 98 чакрым тәшкил итә. Әйтергә кирәк, аларның күпчелеге 60-70нче елларда корылган, шуңа да аерым авыллардагы су трассалары нык таушалып, яраксыз хәлгә килгән. Атап әйткәндә, соңгы тикшерүләр күрсәтүенчә, суүткәргечләрнең 80 проценты бүгенге матди-техник стандартларга җавап бирми. Берничә ел элек кенә әлеге күрсәткеч тагын да зуррак иде. 2010 елда кабул ителгән районның социаль программасына ярашлы, суүткәргечләрне яңарту буенча күләмле эшнең туктаганы юк. Нәтиҗәдә, район суүткәргечләренең 20 процентын яңартуга ирешелде. Кызганычка каршы, финанслар тиешле дәрәҗәдә бүленмәү сәбәпле, эчәр су белән тәэмин итү тармагына капитал салулар барыбер җиткелекле түгел. Шуңа да карамастан, төрле чыганакларны җәлеп итеп, үткән елда, мәсәлән, Көнчыгыш, Бәйрәш, Каран, Түреш авылларындагы суүткәргечләрнең аерым өлешләрен яңартуга ирешелгән.
— Суүткәргеч торбаларның искерүе сәбәпле, алар еш кына сафтан чыга, — диде хәл белән таныштырып, “Бүздәк коммуналь сервис” җитәкчесе Рәсим Хөсәенов. — Мондый очраклар бигрәк тә кышкы чорда еш күзәтелә. Аерым урыннарда су трассасын кыска гына вакыт аралыгында берничә тапкыр ремонтларга туры килә. Шуңа да быел җәй әлеге суүткәргечләрне кичекмәстән яңарту максатын куйдык. Бүздәк районы хакимиятендә мәсьәләнең җитдилеген аңлап, финанслар белән тәэмин иттеләр. Ул зурдан түгел, әлбәттә, әмма хәзерге чорда ярыйсы. Иң мөһиме: райондагы проблемалы суүткәргечләрне яңарту гомум төс алды.
Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик, предприятиедә су хуҗалыгында иң катлаулы эшләрне дә башкарып чыгарлык махсус техника тупланган. Гомумән, матди-техник база даими яңартыла, соңгы елларда гына, мәсәлән, унлап берәмлек техника алынган. Алар арасында заманча экскаваторлар, бульдозерлар бар.
Хәзерге чорда суткәргечләр яңарту буенча зур эш Сергеевка авылында җәелдерелгән. Биредә су трассалары элекке Тимирязев исемендәге совхоз көче белән 60нчы елларда ук салынган, аларның озынлыгы өч чакрымга якын тәшкил итә. Череп тишелеп беткән торбаларны заманчаларга алыштыралар. Иң тәүдә су башнясыннан авылның Үзәк урамына 240 метр озынлыктагы суүткәргечне корганнар. Аннары инде ышанычсыз саналган янә бер трассада эш башланган. Әйтергә кирәк, техника югары җитештерүчән һәм заманча булгач, эш тә бара. Озынлыгы 170 метрлы суүткәргечне ике көн дигәндә салып куйганнар.
Вакыты шулай туры килгән: көннәр нык эссе тора. Шуңа бәйле, суга да ихтыяҗ зур. Предприятиенең төзелеш-ремонт бригадасы коллективында моны яхшы аңлыйлар, шуңа да вакыт белән исәпләшү юк. Әйтергә кирәк, су бирүдә барлыкка килгән тоткарлыкка авылда яшәүчеләрнең зур өлеше канәгатьсезлек күрсәтми, чөнки эшнең алар мәнфәгатендә икәнлеген аңлап торалар.
Суүткәргеч торбаларын алыштыру кебек җаваплы эшкә предприятие җитәкчелегенең иң осталарны туплавын да билгеләп үтик. Алар белән якыннан таныштырганда сүзне коллектив ветераннарынан башлау дөрес булыр. Утыз елдан артык хезмәт стажына ия Таһир Хәсәнов – нәкъ шуларның берсе. Төп һөнәре шофер булса да, ул бер эштән дә читләшми, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Әгъләм Хәмәтдиновны коллективта бай тәҗрибәле оста белгеч буларак беләләр. Яшьләрдән күпләр аны үзенең остазы саный. Эретеп ябыштыручы Данил Кәримов, шофер Игорь Заһидуллин, слесарьлар Алик Фәтхуллин, абыйлы-энеле Илмир һәм Рамил Мамалимовлар — шулай ук уңган һәм булдыклы хезмәткәрләр. Мастер Илдар Фәрраховка табигать оештыру сәләтен мулдан биргән. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән көндәлек эш күләме даими үтәлеп килә.
Быелгы җәйгә предприятие су челтәрләрен яңарту буенча зур максатлар куйды, дип билгеләгән идек. Гомумән, бу җәһәттән заказлар күп, аларны вакытында башкарып чыгу өчен мөмкинлекләр дә бар. Бу уңайдан шуны да әйтеп үтик: “Бүздәк коммуналь сервис” район үзәгендәге җылылык челтәрләре өчен дә җаваплы предприятие. Быелга аларны яңарту буенча да зур гына эш планлаштырылган. Атап әйткәндә, Бүздәк авылында бер чакрым озынлыгындагы җылылык челтәрен яңартып кору күздә тотыла.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.