Алтай крае делегациясе «Уфа» индустриаль паркында булды. Алтай власте һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре өчен тәкъдим итүне Башкортстан Республикасын үстерү корпорациясе хезмәткәрләре уздырды, алар - индустриаль паркның идарәче компаниясе һәм резидент компанияләре вәкилләре. Кунакларны мәйданчыкны төзү этаплары, җитештерү паркы территориясендә урнашу мөмкинлекләре һәм өстенлекләре белән таныштырдылар.
- "Уфа" индустриаль паркы - төбәктә иң эресе. Бүгенге көндә парк 93,5 процентка тулыланган, Русия буенча уртача күрсәткеч - 57 процент. Хәзер бездә, ачык территорияләрдән тыш, төзелүче җитештерү комплексында 11 мең квадрат метр мәйдан эшкуарлар өчен ачык. Аны төзү эшләрен агымдагы елда төгәлләү планлаштырыла. Гамәлгә кертүне потенциаль резидентлар көтә инде, - дип аңлатты Башкортстан Республикасы үсеш корпорациясенең башкаручы директоры Николай Арбузов.
Индустриаль паркта эш алып баручы резидент компанияләр вәкилләре Алтай крае делегациясе өчен үзләренең җитештерү мәйданчыклары буйлап экскурсияләр уздырды, Башкортстан үсеш корпорациясе белән хезмәттәшлек итү буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Кунакларны индустриаль парклар булдыру тәҗрибәсе кызыксындырды, алар аны үз төбәкләрендә таратырга әзер булуын белдерде.
- Без монда күргәннәр - сәнәгать, предприятиеләр булдыру үрнәге. Шуңа күрә, минем уйлавымча, без үзебез өчен файдалы әйберләрне билгелибез һәм аларны эштә кулланачакбыз. Безнең төбәк территориясендә мондый масштабтагы парклар юк, ләкин аларны булдыруга планнар бар, шуңа күрә бүген "Уфа" индустриаль паркында күргән тәҗрибә һичшиксез кирәк булачак, - дип билгеләде Алтай краеның сәнәгать һәм энергетика министры Вячеслав Химочка.