+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 июнь 2021, 11:30

Салымны кем түли?

Авыл кешесен бик борчыган проблема бу.

Авыл кешесен бик борчыган проблема бу.

Башкортстанда 2021 елдан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә ярдәм итү өчен грантлар бүлеп бирү туктатыла. Моның урынына дәүләт чимал эшкәртүгә ярдәм итүгә күчәчәк. Бу хакта Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты утырышында белдерде.

«Агымдагы елдан без хәлне тамырдан үзгәртәбез. Грантлар терлек һәм авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга түгел, ә, нигездә, эшкәртү тармагына юнәлтеләчәк. Узган ел терлек һәм техника сатып алуга грантлар бүлеп бирү буенча соңгы ел булды. Якындагы биш елда барлык грантлар да авыл хуҗалыгы продукцисен эшкәртүче предприятиеләргә, өстәмә бәя алуга тәгаенләнәчәк. Бүгенге көндә бездә чимал җитәрлек", - диде Фазрахманов.

Министр, шулай ук, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә салым йөкләнешен киметү яклы булуы турында белдерде. Салымнарны чимал җитештерүчеләр түгел, ә өстәмә бәя ала торган эшкәртү производстволары түләргә тиеш, диде ведомство башлыгы.

Фото: Идрис Сәетгалиев
Читайте нас