Юл буе сервисы өлкәсендә инвестицияләрнең гомум күләме 150 миллион сум булган проект "Инвестсәгать" утырышында тәкъдим ителәчәк, аны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәрә. Инвестиция ниятен Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгында 8 июньдә узган эшлекле киңәшмәдә карадылар.
- Бүген без яңа объект төзелеше һәм юл буе сервисы өлкәсендәге инвестицион проектларны гамәлгә ашырганда республикада алырга мөмкин булган ярдәм чаралары турында җентекләп фикер алышу өчен эшкуар белән очраштык. Без, кураторлар буларак, бу мәсьәләдә аңа ярдәм итәбез, - дип билгеләде ведомство җитәкчесе Алексей Гусев.
Сүз Мәләвез районында Р-240 «Уфа - Ырынбур» автомобиль юлындагы стационар АЗС, кафе, кемпинг, СТО һәм автокибет төзү, 205нче километр турында бара. Бу башлангычны Ырынбур шәһәреннән "Астра" җәмгыяте башкарачак. Проектны гамәлгә ашыруга ул 150 миллион сум инвестиция салырга һәм 20 яңа эш урыны булдырырга планлаштыра.
- Проект буенча инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзүгә чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү турында карар кабул ителде, - диде министр.
Бизнес-план төзүдә республиканың Үсеш корпорациясе ярдәм итәчәк.