Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова Дәүләт җыелышы-Корылтайның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты утырышында «2020 елга Башкортстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» законы проектын тәкъдим итте.
Лира Игътисамова хәбәр иткәнчә, республика бюджетына 219,9 миллиард сум күләмендә керемнәр кергән, шулардан салым һәм салым булмаган керемнәр 123,2 миллиард сум тәшкил иткән, бу 2019 ел дәрәҗәсенә карата 16,1 процентка кимегән.
Узган ел федераль трансфертлар 45,2 миллиард сумга арткан. Үсеш, нигездә, коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәләрен профилактикалау һәм бетерү чараларын финанс белән тәэмин итүгә бәйле. Республика бюджетының чыгым өлеше 259,4 миллиард сум күләмендә үтәлгән, үсеш - 44,2 миллиард сум.
- Чыгымнарның төп күләме социаль ихтыяҗларга юнәлтелгән – 192 миллиард сум яки 74%. Икътисадның реаль секторын үстерүгә чыгымнар - 43,9 миллиард сум (16,9%), муниципаль берәмлекләр бюджетларына бюджетара трансфертлар бирүгә – 12,8 миллиард сум (4,9%), оборонага, дәүләт иминлеге һәм хокук саклау эшчәнлегенә – 2 миллиард сум (0,8%), башка чыгымнар – 8,7 миллиард сум (3,4%). 2020 елда Башкортстан Республикасы бюджеты акчасына исәбенә коронавирус йогышына каршы көрәшкә һәм аның нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыруга өстәмә чыгымнар финансланды, бу - республика бюджетының барлык чыгымнарының 12 процентыннан артыгы. Акчаларның күп өлеше сәламәтлек саклауга һәм социаль сәясәткә юнәлтелгән. Кыска гына вакыт эчендә койка фонды киңәйтелде һәм үзгәртеп корылды, кирәкле җиһазлар һәм дарулар сатып алынды, медиклар эш шартлары белән тәэмин ителде. COVID-19 белән авыручыларга ярдәм күрсәтүче медицина һәм социаль хезмәткәрләргә түләүләр башкарылды, - диде Лира Игътисамова.
Дәүләт бурычы 21 миллиард сум тәшкил итә. Республиканың кредит йөкләнеше түбән дәрәҗәдә кала.