Аеруча төзелеш материалларына бәяләр берничә тапкыр артты.
Социаль челтәрләрдә кешеләр 2021 елда барысы да нәкъ ике тапкыр кыйммәтләнде, дип яза.
Хөкүмәт республикада төзелеш материалларына бәяләр үсешен контрольгә алды.
Башкортстан Сәүдә министрлыгында төзелеш материалларының гына түгел, торак төзелешенең бәясе дә артуын билгеләделәр. Бу уңайдан Монополиягә каршы федераль хезмәте тикшерүләр үткәрә.
- Монополиягә каршы законнарны бозу ачыкланган очракта, җавапка тарту чаралары күреләчәк, -
диделәр ведомствода.
Сәүдә министрлыгы статистикасы мәгълүматлары буенча, 2021 ел башыннан төзелеш материалларына ваклап сатуның бәясе уртача 10 процентка арткан. Бәяләр арту, 2020 елның җәендә дөньяның күпчелек илләрендә чикләнгән чараларны бетергәннән соң, металл продукциясенә һәм агач материалларга ихтыяҗның үсүе белән бәйле.
Президент В.В. Путин күрсәтмәсе буенча, Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан төзелеш материалларына бәяләр үсешен чикләү буенча чаралар эшләнә, — дип аныкладылар ведомствода.
Шуңа да карамастан, кешеләр хакимият позициясе белән килешми. Күпләр бәяләр 10 процентка түгел, ә берничә тапкыр артты, дип билгели.
Әйтик, ОСБ 350 сумнан 2 мең сумга кадәр арткан. Мондый бәяләр кешеләргә торак төзергә тотыну мөмкинлеге бирми.
Фото: Идрис Сәетгалиев