10 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Инвестчас» форматындагы чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Анда, аерым алганда, республикадагы автомобиль техникасын газ-мотор ягулыгына күчерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрының беренче урынбасары Тимур Герасимов хәбәр иткәнчә, Башкортстан, Белгород һәм Ростов өлкәләреннән кала, Автомобильләргә газ тутыру компрессор станцияләре (АГНКС) саны буенча Русия төбәкләре арасында өченче урында тора. Безнең республикада алар 28 урында бар. Моннан тыш, төбәктә автотранспортны газ-мотор ягулыгына күчерү буенча 17 пункт эшли.
2019 елдан илдә яңа АГНКС төзелешенә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү программасы эшли, аның кысаларында 2019-20 елларда 8 яңа станция сафка бастырылды. 2021-22 елларда аның буенча тагын 19 АГНКС төзергә планлаштыралар. Шулай итеп, Башкортстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өчен заманча инфраструктура формалаштырыла. Аны нәтиҗәле файдалану өчен метанда (табигый газда) эшләүче техника паркын планлы рәвештә үстерү мөһим.
Республика Башлыгы Хөкүмәткә Башкортстанның эре предприятиеләре белән берлектә корпоратив техниканы газга күчерүнең рентабельлелеген исәпкә алып, яңадан җиһазландыру буенча планнар төзергә кушты. Муниципаль район хакимиятләре кече һәм урта бизнес белән дә шундый ук эш алып барырга тиеш.
- Бездә саллы транспорт паркы булган зур компанияләр бар, алар газ белән эшли ала. Метанга күчү күп кенә эшкуарлар өчен дә отышлы, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Техниканы яңадан җиһазландыру буенча реаль планнарны билгеләү бик мөһим.
Фото:glavarb.ru