+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 июнь 2021, 09:00

Инвестпроектларга яшел ут кабызыгыз!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Эшкуарлык буенча дәүләт комитетына муниципалитетлар белән берлектә аларны тормышка ашыруны тизләтү максатында республика районнарында инвестпроектларны озата бару системасын анализларга кушты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Эшкуарлык буенча дәүләт комитетына муниципалитетлар белән берлектә аларны тормышка ашыруны тизләтү максатында республика районнарында инвестпроектларны озата бару системасын анализларга кушты.

Бу хакта сүз «Инвестиция сәгате» утырышында барды, анда катнашучылар авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге башлангычларны карады.

«Папа-Гриль» компаниясе генеральный директоры Дмитрий Вилданов ит ярымфабрикатлары һәм әзер продуктларны, шул исәптән үз кафе челтәре аша сату белән җитештерү-сәүдә холдингын булдыру проектын тәкъдим итте.

1,8 миллиард сум кертеп, инвестор 2026 елга кадәр җитештерүнең тулы циклын оештырырга планлаштыра. Ул чеби-бройлерлар үстерүне, ярымфабрикатлар әзерләүне, логистик үзәк булдыруны һәм алга таба күрше төбәкләр базарына чыгу белән республика районнарында сатуны арттыруны үз эченә ала. Якынча бәяләүләргә караганда, бу 3 меңгә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Дмитрий Вилданов билгеләп үткәнчә, элек ул муниципаль дәрәҗәдә эшкуарлык сәгатьләрендә катнашкан булган. Шул ук вакытта проект хупланганнан бирле кафе ачылуга кадәр уртача бер елга якын вакыт уза. Бу җир участокларын рәсмиләштерүнең озакка сузылуы һәм кирәкле рөхсәт документларын алу белән бәйле.

– Бу - бик күп районнарда эшкуарлар очраша торган зур проблема, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Аны Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты дәрәҗәсендә анализларга һәм безнең бизнес-шерифлар белән фикер алышырга кирәк.

Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, бу очракта компаниянең инвестицион проекты муниципалитетларда эшкуарлык башлангычларын нәтиҗәле озата бару индикаторы ролендә булачак.

«Инвестсәгать"тә катнашучылар ярдәм чаралары сыйфатында проектны өстенлекле исемлеккә кертүне һәм инвесторга ташламалы кредитлар бирүне хуплады.

Фото: главарб.ру


Читайте нас