+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 июнь 2021, 03:50

"Алгарышлы үсештәге 5 территория булдыру - уникаль хәл..."

Экспертлар Башкортстан делегациясенең Петербург халыкара икътисад форумындагы эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Экспертлар Башкортстан делегациясенең Петербург халыкара икътисад форумындагы эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Алгарышлы үсеш территорияләре, бизнес-шерифлар институты - болар барысы да республикага инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә зур адым ясарга ярдәм итте.

- Алгарышлы үсештәге 5 территория булдыру - уникаль хәл. Башкача мондый төбәк юк. Барлык эшелоннарда да бизнеска ярдәм күрсәтелә. Үсеш векторларын сайлау иреге - ул мондый идарә инструментлары белән ярдәм итә дә инде. Элек алай түгел иде. Әле күптән түгел генә Башкортстан турында аны инвесторлар читләтеп үтүләре турында сөйләделәр. Ә хәзер игътибар итегез: безнең офиска форумда инвесторлар даими рәвештә бара иде, - диде Башкортстан Стратегик тикшеренүләр институты директоры Александр Дегтярев.

- Уңышлы булу өчен уен кагыйдәләрен аңларга, Федераль үзәкнең нәрсә теләвен аңларга кирәк. Бизнес-шерифлар кайчагында ярдәм итүнең барлык яңа программаларын да аңлап та өлгерә алмый, аларны тулысынча өйрәнергә кирәк. Авыл Советы башлыгы нинди бурычлар, инструментлар барлыгын, бу мәсьәләләрне кем белән хәл итәргә кирәклеген аңларлык булырга тиеш, - диде политолог Владимир Савичев.

Фото: Башньюс сайтыннан.
Читайте нас