Белгечләр белдерүенчә, республика Петербург халыкара икътисад форумында уңышлы эш нәтиҗәсендә зур үсеш мөмкинлекләренә чыгарга була.
Башкортстан Стратегик тикшеренүләр институты директоры Александр Дегтярев сүзләренә караганда, федераль рейтингларда урын өчен көрәш киләчәккә югары позицияләрне ныгытырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, республиканың 2024 елга 5нче урынга чыгу планында булган, әмма бу бурычны күпкә алданрак башкарып чыккан.
- Рейтингта бишенче урын - республиканың инвестицион үсеш программасында язылган максат. Бу 2024 елга планнарда иде. Ә хәзер әле 2021 ел гына, ә без инде 5нче урында. Иң мөһиме - биеклеккә ирешү түгел, ә анда калу. Бу позицияләрне саклап калырга, ә иртәгә яңа уңышларга ирешергә кирәк, - дип билгеләп үтте ул.
Стратегик башлангычлар агентлыгының төркем эксперты җитәкчесе Альберт Гарипов билгеләп үткәнчә, рейтинглаштыру процессы бик катлаулы. Анда һәр аерым хакимият органы квартал саен үз хисапларын бирә.
- Рейтинг үзе катлаулы санала, анда 200дән артык күрсәткеч бар. Әмма эшне туктатырга ярамый. Унлыкта - көчле төбәкләр. Булган саннарны яхшыртырга кирәк иде. Кайдадыр - документларны карау срокларын киметү, кайдадыр эшкуарларга ярдәм итү чаралары һәм башкалар. Һәр максатлы модель буенча башкарма хакимиятнең үз җаваплы органы бар. Рейтинг ярдәмендә бизнес шартларын яхшырту өчен мөмкинлекләр бар, ә республика рейтингта күтәрелгән саен үз монетизациясен арттыра, - дип билгеләр үтте ул.
Фото: Башинформ