Башкортстан беренче тапкыр Стратегик башлангычлар агентлыгының инвестицион мохит торышының дәүләт рейтингы ТОП-5легенә керде.
Бу хакта Петербург Халыкара икътисади форумы барышында билгеле булды. Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты төбәктә инвестиция мохитен үстерүгә ярдәм итә.
Шулай итеп, «Башкортстан Республикасында экспортны үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт комитеты республика җитештерүчеләренең продукциясен тышкы базарларга чыгару буенча системалы эш алып бара.
- Республика җитәкчелеге төбәкнең дәүләт власте органнары алдына Башкортстанның социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән җитди бурычлар куйды. Моның белән бәйле рәвештә дәүләт комитеты республикада кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле предприятиеләренә ярдәм итү буенча уникаль чаралар комплексын кертү буенча актив эш алып бара. Без Башкортстанның экспорт потенциалын ачу өчен чараларны гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Аерым алганда, болар "Сәүдә вәкиле белән үткәргән сәгатьләр", "Ашыгыч экспорт ярдәме", "Экспорт форсажы" белем бирү программасы һәм республиканың Экспортка ярдәм үзәге күрсәтә торган башка хезмәтләр. Безнең предприятиеләр күрсәтелә торган ярдәм чараларын уңай бәяләде һәм, нәтиҗә буларак, тышкы базарга чыга алдылар. Хөкүмәтебезнең бердәм эше генә безгә илкүләм рейтингта дәрәҗәне арттырырга ярдәм итте, – дип ассызыклады дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.
2020 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанның контрагент илләренең беренче унлыгына Кытай, Латвия, Казахстан, Беларусь, Корея, Нидерланды, Финляндия, Германия, Мальта, Үзбәкстан кергән. Бу илләр белән сәүдә әйләнеше 2,9 млрд. АКШ доллары тәшкил итте, бу республиканың барлык тышкы сәүдә әйләнешенең 71,7 процентын тәшкил итә. Дәүләт комитеты тарафыннан тышкы икътисади багланышлар дәрәҗәсен яхшырту буенча актив аналитик һәм практик эш алып барыла, алар арасында онлайн бизнес-миссия һәм вебинарлар да бар.