+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 Июня 2021, 13:46

Башкортстанда эшкуарлар саны арткан

2021 ел башыннан Башкортстанда эшкуарлар саны 3,6 мең кешегә арткан. Төбәктә 10 майга кече һәм урта бизнес субъектларының гомум саны 125,8 мең тәшкил итә.

Бу Идел буе федераль округы субъектлары арасында - өченче һәм ил буенча 11нче күрсәткеч. Бу хакта республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә белдерде
24-28 майда узган шкуалык атнасында кече һәм урта бизнесны үстерүнең төп юнәлешләре, шулай ук яңа башлангычларга һәм проектларга ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Беренче тапкыр бу форумны оештыручылар аны тематик блокларга – эшкуарлык хокукы көне, стартаплар көне, социаль эшкуарлык көне һәм бизнес-шерифлар көненә бүлде.
"Креатив индустрияләр. Яңа үсеш нокталары" дигән темага "түгәрәк өстәл" узды. Гомумән алганда, форум чараларында бизнес ачу белән кызыксынучы 700дән артык эшкуар һәм башка катнашучылар булды.
- Икътисадтагы катлаулы вәзгыятькә карамастан, республиканың эшкуарлык секторы Русия буенча уртача темплардан алда бара, - диде Нияз Фазылов. - Шул ук вакытта без муниципаль бизнес-шерифлар белән хезмәттәшлекнең яңа моделен эшләдек, аны июнь ахырында «Урал аръягы» инвестсабантуенда тәкъдир итәбез.
- Эшкуарлар саны арту - бик яхшы тенденция. Ул безнең икътисад акрынлап тергезелә дигән сүз, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Районнарда кече бизнеска ярдәм итү өчен бизнес-шерифлар белән даими рәвештә хезмәттәшлекне җайга салу бик мөһим.
Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас