+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 июнь 2021, 05:25

Эшкуарлар дәүләт хезмәтләре порталы аша су транспортында пассажирлар ташуга лицензия алала

Башкортстанда су транспортында пассажирлар ташуга лицензия алу хезмәте электрон рәвештә күрсәтелә башлады.

Башкортстанда су транспортында пассажирлар ташуга лицензия алу хезмәте электрон рәвештә күрсәтелә башлады.

Башкортстан белән идарә үзәгенә төбәк транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Сабиров хәбәр иткәнчә, бу яңалык су транспортында эшләүче барлык пассажир йөртүчеләргә кагыла.

- Лицензияне рәсмиләштерү күпкә уңайлырак булды һәм моны хәзер тизрәк эшләп була, ведомстволарга шәхсән йөрү зарурлыгы юк. Дәүләт хезмәтләре порталында лицензия алу өчен ташучыга кирәкле документлар исемлеге бар, - дип хәбәр итте Айрат Сабиров. - Мондый хезмәттән безнең суднолар төзү заводы, «Речфлот» компаниясе һәм Уфаның елга кичүе хезмәте файдаланды да инде.

Русия Транспорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу хезмәт русиялеләр өчен бик кирәкле булырга мөмкин. Ел саен лицензия алу һәм яңадан рәсмиләштерү өчен 500дән артык гариза бирүче мөрәҗәгать итә. Соңгы өч елда илдә су транспортында пассажирлар ташуга 1330 лицензия бирелгән һәм яңадан рәсмиләштерелгән.

Хезмәт күрсәтүне электрон рәвешкә күчерүне Русия Транспорт министрлыгы һәм Ространснадзор белән берлектә вице-премьер Дмитрий Чернышенко йөкләмәсе буенча оештырды.

- Дәүләт хезмәтләре аша лицензия рәсмиләштерү буенча яңа сервис туристлык өлкәсендә дә мөһим булачак. Хәзерге вакытта лицензия алу апроцедурасын эре һәм зур булмаган компанияләр – круиз судноларыннан алып кечкенә пассажир катерларына кадәр уза, - дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко.
Читайте нас