+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 июнь 2021, 14:32

Республика Башлыгы грантларына гаризалар кабул итү тәмамланды

Башкортстанның Гражданнар җәмгыятенә ярдәм итү фондында гражданнар җәмгыятен үстерү һәм социаль әһәмияттәге программаларны гамәлгә ашыру буенча респулика Башлыгы грантлары конкурсына гариза кампаниясе йомгаклары турында сөйләделәр.

Башкортстанның Гражданнар җәмгыятенә ярдәм итү фондында гражданнар җәмгыятен үстерү һәм социаль әһәмияттәге программаларны гамәлгә ашыру буенча респулика Башлыгы грантлары конкурсына гариза кампаниясе йомгаклары турында сөйләделәр.
Фонд гаризалар кабул итүне тәмамлаган һәм аларның конкурс таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерүгә керешкән. Конкурска барлыгы рекордлы сан — 342 гариза килгән.
- Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, алдан үткәрелгән масштаблы мәгълүмати кампания ярдәмендә конкурска республиканың 53 муниципалитетыннан гаризалар кабул ителде, – дип сөйләде Фонд директоры Люция Юлуева. - Аерым муниципалитетларда хакимият һәм коммерция карамагында булмаган оешмалар арасында элемтә җайга салынмавы кызганыч. Чөнки урындагы үзидарә органы өчен грант — социаль мәсьәләләрне, проблемаларны хәл итү мөмкинлеге ул, нәтиҗәдә, район халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга китерәчәк. Коммерция карамагында булмаган оешмалар өчен - халык һәм җәмәгатьчелек сорауларына нигезләнгән социаль әһәмиятле проектны тормышка ашыру, үз районына яки шәһәргә файда китерү, аерым категориягә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итү, территорияләрне төзекләндерү, хайваннарны яклау, экологик проблемаларга игътибар итү яки игътибар итү мөмкинлеге.
Конкурсантлар арасында формаль таләпләргә туры килми торган гариза бирүчеләр дә бар, алар - муниципаль автоном яки бюджет оешмалары категориясеннән катнашучылар, йә Русиянең башка төбәкләреннән гариза бирүчеләр, дип өстәде Юлуева.
Фото: Башинформ
Читайте нас