Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән гражданнарга бу мәгълүматны үзләренә сорап алырга мөмкин булачак.
Пенсиянең тупланма өлеше турындагы мәгълүматлар өч елга бер тапкыр, ир-атларга - 45 яшьтән соң һәм хатын-кызларга 40 яшьтән соң дәүләт хезмәтләре порталында автомат рәвештә шәхси кабинетка киләчәк.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы проекты буенча иҗтимагый фикер алышу уза. Ведомствода аңлатуларынча, бу гражданнар пенсия хокукларын һәм хәзер билгеләнсә, күпме алачакларын аңласыннар өчен кирәк.
«Җыелган пенсия хокукларыннан чыгып, картлык буенча пенсиянең күләме, шулай ук пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж җыярга кирәклеге турында хәбәр ителәчәк», — диде хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары — статс-секретарь Андрей Пудов. Шулай ук, шәхси мөрәҗәгатьләрдә пенсиянең тупланма өлеше буенча пенсия күләме турында белешмәләр биреләчәк, дип билгеләп үтте ул.
Моның белән гражданнар үз планнарын үзгәртә алачак һәм, мисалга, пенсияне арттыру өчен законлы рәвештә эшләргә яки ирекле рәвештә пенсия страховкасы буенча хокук мөнәсәбәтләренә керергә мөмкин.
Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән гражданнарга әлеге мәгълүматлар сорау буенча биреләчәк, диелә документта.
Алар бу мәгълүматны сорап шәхсән яки вәкил аша Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итә яки дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион рәвештә соратып алачак.
Фото: “Башинформ”