+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 июнь 2021, 22:05

"Алга"га янә өч резидент теркәлде

21 июньдә тагын өч компания «Алга» махсус икътисади зонасы резидентлары сыйфатында теркәү турында таныклык алды.

21 июньдә тагын өч компания «Алга» махсус икътисади зонасы резидентлары сыйфатында теркәү турында таныклык алды.

Проектлар буенча инвестицияләрнең гомум күләме 8,63 миллиард сум тәшкил итә. Башкортстанның үсеш корпорациясе һәм респулика Хөкүмәте Аппараты шушы инвесторларны Башкортстан Республикасына алып килү буенча системалы эшне уңышлы үткәрде.

- Башкортстанның үсеш корпорациясе өчен безнең партнер-компанияләрнең яңа статусы - республикага инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә тагын бер казаныш. Бу - Башкортстанның тагын да уңайлырак төбәк буларак үсеше өчен бик мөһим булган проектлар буенча озайлы хезмәттәшлек нәтиҗәсе, - дип аңлатты Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. – Хәзер безнең команда тагын берничә проект алып бара, алар шулай ук республика территориясендә гамәлгә ашырылучы зур перспективалар ия. Шулай итеп, бүгенге көндә «Алга» махсус икътисади зонасының 9 потенциаль резиденты бар. Алар арасында өч компаниянең проектлары инвестицион комитет тарафыннан хупланды.

«Оптимум Солар Рус» компаниясе кояш панельләре (батареялар) җитештерү буенча завод төзүне планлаштыра. Шуның белән 70 яңа эш урыны булдырылачак, инвестицияләр күләме 1,563 миллиард сум тәшкил итәчәк. «По Солар» резиденты проекты кояш панельләре өчен борылыш терәкләре җитештерүне тәэмин итәчәк, бу 50 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Проектка 858,64 миллион сум акча кертеләчәк.

«Алга»ның өченче яңа резиденты - югары молекуляр полиэтилен җитештерү буенча махсуслашкан «СВЭМ» предприятиесе. Производствога 6,145 миллиард сум кертү планлаштырыла, проект 94 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: