+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 июнь 2021, 13:55

"БСК" компаниясендә хәлләр ничек?

Бүген оператив киңәшмәдә "БСК" предприятиесенең генеральный директоры Эдуард Давыдов "2021 елның беренче яртысындагы эш йомгаклары һәм үсеш перспективалары турында" дигән темага доклад белән чыгыш ясады.

Агымдагы елның беренче яртысында финанс күрсәткечләр буенча тарихи рекордларга ирешә алдык: керем – 28,2 миллиард сум, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 22 процентка артыграк.

Табыш - 10,2 миллард сум, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 37 процентка артыграк.
Саф табыш (бүлендек җәмгыятьләрне исәпкә алмыйча) – 7,8 миллиард сум, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 35 процентка артыграк.
Экспорт - 7,2 миллиард сум, узган елның шул ук күрсәткеченнән 22 процентка артыграк, - дип сөйләде Эдуард Латыпов.

Шуны да әйтергә кирәк, генеральный директорның сүзләренә караганда, узган елның декабрендә кабул ителгән «2021-25 елларда хезмәт коллективының тормыш дәрәҗәсен күтәрү программасы" кысаларында социаль программаларга чыгымнар 480 миллион сумга арткан.

Фото: mgazeta.com
Читайте нас: