+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 июнь 2021, 22:02

Экспорт һәм халыкара эшчәнлек белгечләрен БДУда әзерләячәкләр

21 июньдә Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты һәм Башкорт дәүләт университеты арасында иҗади хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

21 июньдә Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты һәм Башкорт дәүләт университеты арасында иҗади хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

– Бүген төзелгән килешү -әһәмиятле вакыйга, чөнки бу студентлар чорыннан экспорт һәм халыкара эшчәнлек профессионалларын әзерләячәкбез дигән сүз, бу, һичшиксез, Башкортстанда башкарыла торган тышкы икътисади эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип йомгак ясады дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.

Төзелгән килешүнең нәтиҗәсе - университет белән дәүләт комитеты арасында төрле хезмәттәшлек формаларын, югары һөнәри белем бирү белгечләрен әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук практик юнәлешле һәм консультация хезмәтләре күрсәтү максатларында үзара файдалы хезмәттәшлек нигезендә озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру.

Комитет һәм Башкорт дәүләт университеты арасында хезмәттәшлек юнәлешләре «Халыкара мөнәсәбәтләр» һәм «Юриспруденция» буенча яшь белгечләр әзерләү булачак. Шулай ук яклар халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә югары һөнәри белем бирү белгечләренең гамәли күнекмәләрен үстерүгә үзара ярдәм итү турында килештеләр.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.
Читайте нас: