+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 июнь 2021, 16:08

Экспортка да эшлиләр

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Белорет районында булды. Төбәк җитәкчесе танышкан беренче объект - Көньяк-Урал үлчәү заводы (ЮУВЗ).

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Белорет районында булды. Төбәк җитәкчесе танышкан беренче объект - Көньяк-Урал үлчәү заводы (ЮУВЗ).

Предприятие Русиядә электрон сәнәгать үлчәүләре, тензометрик датчиклар, үлчәү индикаторлары, эталон герләр, автоматлаштырылган үлчәү исәбен алу системалары буенча иң эре җитештерүче дип исәпләнә. Завод ил базарында 2003 елдан уңышлы эшли.
Радий Хәбиров кою, җыю цехлары эше белән танышты, сынау һәм тензометрик датчиклар җитештерү лабораторияләрендә булды, шулай ук, әзер продукция үрнәкләре белән танышты.
– Предприятие үз көче белән экспортка чыкты, биредә җитештерелүче продукция халыкара базарда үз ихтыяҗын күрсәтте. Республика аларга бюджеттан субсидия бүлеп бирү төрендә ярдәм күрсәтте. Завод җитәкчелеге җитештерүне киңәйтү планнары турында сөйләде һәм ярдәм сорый. Без предприятиегә ярдәм итү мөмкинлеген тикшерәчәкбез, — диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: