21 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын кирәкле мәгълүматлар белән тулыландыру буенча эшнең барышы турында фикер алыштылар.
– Безнең бурыч - күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннда булган мәгълүматларның сыйфатын һәм тулылыгын тәэмин итү, шул исәптән Башкортстан чикләре, административ-территориаль берәмлекләр һәм территориаль зоналар турында да, – диде "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец. - Элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларының милекчеләрен ачыклау буенча муниципалитетлар белән бергә зур эш алып барабыз. 2020 елның ноябреннән 2021 елның июненә кадәр без 2 077 участокка милек яки арендага алу хокукын теркәдек.
Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе шулай ук күпфатирлы йортларда хуҗасыз биналар ачыклый. 2021 елның май-июнь айларында шундый 2 620 бинага милек хокукы теркәлгән. Бу милекчеләрнең хокукларын яклау өчен кирәк.
Радий Хәбиров профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга, шулай ук муниципалитетларга "Росреестр"ның республика идарәсе белән хезмәттәшлекне көчәйтергә кушты.
Фото: Башкортстан Башлыгы