+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 июнь 2021, 21:35

Төбәк операторлары ничек эшли?

21 июньдә Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.

21 июньдә Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе - каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының эш сыйфатын анализлау.
Төбәк операторлары тарафыннан системада калдыкларны чыгару фактларын теркәүнең тотрыклы колачлавы теркәлгән контейнер мәйданчыкларының гомум саныннан 99 процент дәрәҗәсендә тәэмин ителгән. Әмма, Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, «ТКК-Башкортстан» системасында югары күрсәткечләргә карамастан, республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына килгән мөрәҗәгатьләр төбәк операторлары тарафыннан сыйфатсыз хезмәт күрсәтү очракларын раслый.
- Кызганычка каршы, чүп чыгару буенча хәлләр мактанырлык түгел. Республика халкы шәһәр һәм авыл җирләрендәге чүп-чар өемнәренә зарлануын дәвам итә. Элекке кебек төбәк операторларының канәгатьләнмәслек эшләве, аерым алганда, чүпне вакытында чыгармау, контейнерлар тулы булу, стихияле чүплекләр барлыкка килү буенча мөрәҗәгатьләр алабыз. Июнь аенда гына да безгә стихияле чүплекләр барлыкка килү турында 11 мөрәҗәгать килде, - диде Андрей Назаров. - Һәр киңәшмәдә чүп чыгару буенча сыйфатлы һәм вакытында хезмәт күрсәтүгә аерым игътибар бирәбез. Ел ахырына кадәр контейнер мәйданчыкларын фотофиксация белән 100 процент тәэмин итәргә тиешбез. Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә гражданнарның түләве 95 процент дәрәҗәсендә булырга тиеш.
Фото: правительстворб.ру
Читайте нас: