+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 июнь 2021, 22:07

«Техноплекс» заводы продукциясе бөтен Русиягә таралган...

Учалыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җылылык изоляциясе материаллары һәм экструзион күбек-полистирол җитештерү белән шөгыльләнүче «Техноплекс» заводы филиалында булды.

Учалыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җылылык изоляциясе материаллары һәм экструзион күбек-полистирол җитештерү белән шөгыльләнүче «Техноплекс» заводы филиалында булды.

Бу продукция фундаментларны, юлларны, диварларны һәм түбәне җылытканда һәм гидроизоляцияләгәндә киң кулланыла.

Филиал директоры Илһам Мирзин 2020 елда төп линияне модернизацияләү үтте, шуның хисабына аның куәте 20 процентка артты, дип сөйләде. Узган ел нәтиҗәләре буенча предприятиенең табышы 702 миллион сум тәшкил иткән, барлыгы 34 кеше производствода мәшгуль.

2021 елда предприятиедә яңа цех төзелеше башланган һәм дүртенче кварталда яңа җитештерү линиясе эшли башлаячак. Инвестицияләр күләме 320 миллион сум тәшкил итәчәк.

Директор сүзләренә караганда, тәэмин итү географиясе киң: Идел буе, Урал, Көнбатыш Себер, шулай ук Казахстан төбәкләре.

Предприятие продукциясе Башкортстанда ике ковид-госпиталь, Чиләбедә ковид-үзәк, «Ар-Рәхим» мәчете һәм Уфада Югары судның яңа бинасы төзегәндә файдаланылды.

Фото: Башинформ
Читайте нас: