+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 июнь 2021, 14:06

Юлларда чокырлар акрын ямала

21 июньдә Башкортстан Хөкүмәтендә республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының гомум кулланылыштагы автомобиль юлларында һәм ихата территорияләрендә чокырлы ремонт үткәрү буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узды.

21 июньдә Башкортстан Хөкүмәтендә республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының гомум кулланылыштагы автомобиль юлларында һәм ихата территорияләрендә чокырлы ремонт үткәрү буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узды.

Киңәшмәдә Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков хәбәр иткәнчә, 18 июньгә юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасында 19 432 километр автомобиль юлының 18 890 километры яки 97 проценты тикшерелгән.

Уфа, Агыйдел, Салават, Межгорье һәм Әбҗәлил, Архангель, Авыргазы, Бәләбәй, Гафури, Ишембай, Калтасы, Караидел, Кырмыскалы, Күгәрчен, Нуриман, Стәрлебаш, Стәрлетамак районнарында 100 процентка үтәлгән. Куелган бурычны дүрт шәһәр округы һәм 41 муниципаль район үти алмаган.

Шуны да искәртик: Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, эшләр агымдагы елның 15 июненә кадәр төгәлләнергә тиеш иде, ләкин юл хуҗалары тарафыннан чокырларны ямау эшләрен төгәлләнмәгән. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы программаны гамәлгә ашыру вакытын агымдагы елның 30 июненә кадәр озайтырга тәкъдим итте.

Киңәшмәдә «Идарә» автоматлаштырылган дәүләт мәгълүмат системасында төбәкләрнең идарә үзәгендә чагылдырыла торган мәгълүматларны чагылдыру мәсьәләсе дә каралды. Мәгълүматны тутыруга керешмәгән муниципаль берәмлекләр дә бар - бу биш муниципалитет.

- Республика белән идарә итү үзәге тулы көченә эшли башлады инде. Әмма барлык муниципалитетлар да юлларда башкарылган эшләр турында мәгълүмат кертмәде. Башлыкларга хәлне төзәтүгә өч көн бирәм. Боларның барысын да оператив рәвештә башкарырга кирәк, чөнки безгә бу мәгълүмат халыкның шикаятьләренә тиз җавап бирү һәм республика белән нәтиҗәле идарә итү өчен кирәк. Хәзер безнең төп бурыч - төбәкне социаль-икътисади үстерүнең тулы һәм оператив картинасын формалаштыру, - диде Андрей Назаров.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: