+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 июнь 2021, 15:20

«ЗАБИЗНЕС: төбәкләр рейтингы. Башкортстан Республикасы» конференциясендә катнашыгыз!

23 июньдә «Торатау» конгресс-холлында эшкуарлар өчен «ЗАБИЗНЕС: төбәкләр рейтингы. Башкортстан Республикасы» Бөтенрусия конференциясе узачак.

23 июньдә «Торатау» конгресс-холлында эшкуарлар өчен «ЗАБИЗНЕС: төбәкләр рейтингы. Башкортстан Республикасы» Бөтенрусия конференциясе узачак.

Очрашуда катнашучылар бизнеска көч басымы мәсьәләләре, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге практикасында Башкортостан Республикасы эшкуарлары өчен «авырткан нокталар», хакимият органнарының эшкуарлар мөрәҗәгатьләре белән эшләвенең яңа стандартларын формалаштыру һәм көч структуралары эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр, Башкортстанда эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышачак.

Очрашу модераторы булып "ЗаБизнес.РФ" эшкуарлар мөрәҗәгате белән эшләү өчен платформа" коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы генеральный директоры Элина Сидоренко чыгыш ясаячак.

Конференция республикада Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил тарафыннан оештырыла. Аның эшендә Башкортостан Республикасы җитәкчелеге, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары, эшлекле берләшмәләрнең төбәк бүлекчәләре лидерлары, эшкуарлар катнашыр дип көтелә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.
Читайте нас: