+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 июнь 2021, 21:30

Бюджет акчасы нәтиҗәле файдаланыламы?

Бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә Башкортстан Республикасы бюджеты акчаларын нәтиҗәле һәм максатлы файдалану мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы булды.

Бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә Башкортстан Республикасы бюджеты акчаларын нәтиҗәле һәм максатлы файдалану мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы булды.
Утырышта 2021 елның 18 маенда Хөкүмәт комиссиясе утырышында бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше нәтиҗәләре каралды, анда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бюджет акчаларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды. Аерым алганда, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Финанс министрлыгы, Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Контроль-исәп палатасы белән берлектә, коммуналь оешмаларга финанс ярдәме механизмнарын камилләштерү буенча чаралар комплексы эшләде. Моның өчен ведомствоара эшче төркем төзелде, аңа әлеге ведомство вәкилләре керде.
Эшче төркем рәисе - Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова эшче төркем утырышы нәтиҗәләре турында хисап тотты.
- Юл картасы проектына коммуналь оешмаларны максатлы субсидияләүгә күчү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проектларга «Яшел облигацияләр» механизмын куллану мөмкинлеген карау, инженерлык инфраструктурасы объектларының торышына мониторингның мәгълүмати системасын булдыру кебек чаралар керде, - диде Лира Игтисамова.
Фото: правительстворб.ру
Читайте нас: