+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 июнь 2021, 18:17

"Төзекләндерүгә аерым игътибар бирәбез..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республиканы төзекләндерү буенча пост бастырган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республиканы төзекләндерү буенча пост бастырган.

"Без төзекләндерүгә аерым игътибар бирәбез, "Подъездларны комплекслы ремонтлау", "Башкортстан ихаталары", "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" программаларын тормышка ашырабыз.

Коронавирус аркасында эш күләмнәрен киметергә туры килде, әмма инде нәтиҗәләр бар.

Ике ел эчендә бөтен республика буенча 6181 подъезд тәртипкә китерелде инде. Быел республиканың 48 йортында 120 подъезд ремонтланган. Эшләр 64 йортның 184 подъездында дәвам итә. 2021 елда Уфада, Бәләбәй һәм Баймак районнарында барлыгы 112 күпфатирлы йортта 306 подъезд ремонтланачак.

Бу программаны гамәлгә ашырып, урындагы җитештерүчеләр продукциясен файдаланырга тырышабыз. Әйтик, керү ишекләренең 95 проценты, тәрәзәләр һәм узган ел урнаштырылган почта тартмаларының 70 проценты безнең республика территориясендә эшләнгән.

Башкортстан халкының үз фатирларыннан чиста, ремонтланган подъездларга, ә аннары уңайлы ишегалларына чыгуын теләр идем. Әкренләп планлаштырганның барысын да эшләячәкбез", - дип язган ул.
Читайте нас: