+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 июнь 2021, 11:15

Урындагы эшкуарларга ярдәмгә

Русиянең Wildberries интернет-ритейлеры Башкортстан муниципаль берәмлекләре эшкуарлары өчен маркетплейсны куллану мөмкинлекләре турында вебинар үткәрәчәк.

Русиянең Wildberries интернет-ритейлеры Башкортстан муниципаль берәмлекләре эшкуарлары өчен маркетплейсны куллану мөмкинлекләре турында вебинар үткәрәчәк.

28 июньдә 12 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) Wildberries компаниясе, Моношәһәрләрне үстерү фонды (РФ ВЭБ төркеме) һәм Башкортстан Республикасы Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы ярдәме белән, яңа форматта белем бирү вебинары үткәрәчәк: республика муниципаль берәмлекләренең эш башлаучы эшкуарлары, ТОСЭР резидентларын да кертеп, маркетплейста үзләренең беренче товарын «онлайн» режимда урнаштыра һәм мәйданчык мөмкинлекләре турында максималь файдалы мәгълүмат алалачак.

Чара спикерлары:
- Денис Алферов, Wildberries компаниясенең GR проектлары җитәкчесе;
- Альмир Хәбибрәхимов, Моношәһәрләрне үстерү фондының өлкән идарәче директоры (РФ ВЭБ төркеме);
- Екатерина Кликунова, Башкортстан Республикасының икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары.

Вебинар нәтиҗәле булсын өчен, өйгә эшне (кушымтада) әзерләвегез, шулай ук алдан сораулар юллавыгыз сорала.
Вебинарга сылтаманы, теркәлгәннән соң, электрон почта аша алачаксыз.
Түбәндәге адрес буенча теркәлә һәм сорауларны җибәрә аласыз: https://docs.google.com/spreadsheets/d/1v3pHmBgntIv_Erm4a-RQu9cNWaeSueyia959jo95GS8/edit?usp=sharing

Фото: правительстворб.ру


Читайте нас: