+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 июнь 2021, 21:45

Аскында рапс мае җитештерелә башлады

Аскын районында рапс мае җитештерелә башлады. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Аскын районында рапс мае җитештерелә башлады. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
"Бу шешәдә - безнең предприятиедә җитештерелгән рапс мае. Безнең башлангычлар лаеклы нәтиҗәләр бирә торган очрак. Бүген Аскын авылында рапс һәм ашлык эшкәртү комплексын эшләтеп җибәрделәр һәм рапс маеның беренче килограммнарын алдылар.
«Олеокемикс» җәмгыятенең якын киләчәктәге планнарында - 515 тонна рапс мае һәм аена 756 тонна рапс сыгынтысы җитештерүгә чыгару.
Май җитештерү сәнәгате хәзер актив үсә, базарда рапска ихтыяҗ зур. Без бу проектны Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә керттек, чөнки үзебезнең җитештерүчегә ярдәм итәргә телибез. Предприятие 44 миллион сумлык инвестицияләр үзләштергән, авылда 148 яңа эш урыны булдыра", - дип яза Радий Хәбиров "ВКонтакте"да.
Фото: "Вконтакте".
Читайте нас: