+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 июнь 2021, 20:25

Хокук өлкәсендә санлаштыру көннән-көн ныграк таләп ителә

Бүген Уфада Республика белән идарә итү үзәгенең яңа бинасында республика Башлыгы Радий Хәбиров "Хокукны санлаштыру. Үсешнең яңа стратегияләре" дигән темага узучы гомумрусия юридик форумының пленар утырышында катнашты. Ул Уфада алтынчы тапкыр үтә.

Бүген Уфада Республика белән идарә итү үзәгенең яңа бинасында республика Башлыгы Радий Хәбиров "Хокукны санлаштыру. Үсешнең яңа стратегияләре" дигән темага узучы гомумрусия юридик форумының пленар утырышында катнашты. Ул Уфада алтынчы тапкыр үтә.
Утырыш башланыр алдыннан форумда катнашучылар Республика белән идарә итү үзәгенең (ЦУР) социаль коммуникацияләр блогы эше белән танышты. Аның нигезендә "Инцидент менеджмент" һәм Элемтә платформасы системалары аша килгән мөрәҗәгатьләр ята. Социаль коммуникацияләр блогы 11 тармакка бүленгән: мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш һәм архитектура, транспорт һәм юл хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы һәм башкалар.
Башкортстан ЦУРын башкалардан аерып торучы тагын бер юнәлеш - икътисади аналитика блогы. Бу республикадагы икътисади хәлне күзәтеп тору мөмкинлеге бирә. ЦУРдагы мәгълүмат системаларын күпчелектә Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы белгечләре әзерләгән.
Юридик форумның пленар утырышы эшен ачып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка Республика белән идарә итү үзәге бинасы кыска вакыт эчендә төзелгән өчен рәхмәт белдерде.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, моңа кадәр ЦУР элементлары төрле ведомстволар буенча таратылган иде. "Инцидент-менеджмент" системасы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте.
"Санлаштыру белән бәйле барлык нәрсә - ул модалы тренд кына түгел, ә идарә итү эшчәнлегенең киләчәге дә. Без бүген эшчәнлекнең барлык өлкәләрен дә санлы форматка күчерү өчен тырышлык салабыз. Без бу эшне иртәрәк башладык һәм бу, сүз уңаенда, коронавирус инфекциясенә каршы көрәш барышында, мәсәлән, республика халкына социаль түләүләр вакытында сизелерлек ярдәм итте. Санлаштыру белән бәйле барлык нәрсә дә кешеләр тормышын яхшырак итәргә, аларны административ киртәләрдән сакларга тиеш", - диде Башкортстан Башлыгы.
Ул республикада барлык җир мәсьәләләренең дә «сан»га күчүен тагын бер мисал итеп китерде. Әйтик, 2020 елда гражданнар җир мәсьәләләрен хәл итү буенча электрон хезмәтләр аша нибары 80 гариза тапшырган, ә процедураларны гадиләштергәннән соң, агымдагы елның беренче кварталында бу сан 8 меңнән артык тәшкил иткән. Халык уңайлылыкны бәяләде, хәзер алар өчен җир белән бәйле 18 хезмәт күрсәтелә.
«Хәзер без алга таба барабыз һәм республиканың бөтен милеген санлаштыру эшен төгәллибез. Төбәк шулай ук пилот сыйфатында «Дәүләт социаль башлангычы» проектында катнаша, ул бюрократик киртәләр, кәгазьләр, вакытны киметергә тиеш. Республика санлаштыруда ышанычлы рәвештә алга бара", - диде Радий Хәбиров.
Русия Юристлар ассоциациясе идарә рәисе Владимир Груздев җәмгыятьтә хокукый мәдәният үсешен билгеләде. Хокук өлкәсендә санлаштыру көннән-көн ныграк таләп ителгәндә ЦУР эшчәнлеген бөтен ил буенча үрнәк итеп таратылырга тиешлеген билгеләде ул.
Баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе Игорь Манылов оешма эшчәнлегендә санлаштыруга күчүнең эшне күпкә җиңеләйтүен һәм тизләтүен билгеләде.
Пленар утырышта катнашучылар юридик эшчәнлектә санлаштыру, төбәк законнар чыгару өлкәсен санлаштыру мөмкинлекләрен, киберҗинаятьчелек белән көрәшү турында фикер алышты. Хокукны санлаштыру буенча проектлар тәкъдим ителде.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару буенча комитеты рәисе Павел Крашенинниковка Григорий Аксаков ордены тапшырды.


Фото: башинформ
Читайте нас: