+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 июнь 2021, 14:30

Фабрикада... укыйлар

Башкортстанда «Процесслар фабрикасы»нда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрнең 450дән артык хезмәткәре укыды.

Башкортстанда «Процесслар фабрикасы»нда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрнең 450дән артык хезмәткәре укыды.

Бу хакта икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов җиткерде.

– «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты эшли башлаганнан бирле «Процесслар фабрикасы» 30 тапкыр үткәрелде. Укуларны 31 предприятие белгечләре узды. Тренингта катнашучылар җитештерү процессын өйрәнә һәм бирелгән ритм белән эш планын башкара. Смена ахырында укучылар күрсәткечләрне анализлый, проблемаларны һәм тайпылышларны билгели, аларны бетерү ысулларын эшли, – дип өстәде Айрат Фәхретдинов.

«Процесслар фабрикасы" республиканың Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге базасында эшли. Предприятиеләр хезмәткәрләре сакчыл җитештерү инструментлары белән таныша һәм аларга нәрсә белән эшләргә кирәклеген күзаллый.

"Процесслар фабрикасы" өч сменада уза. Катнашучыларга билгеләнгән вакыт эчендә билгеле бер деталь – газ басымы регуляторы идарәсе пультын җыярга кирәк. Уен барышында барлык катнашучылар да рольләргә бүленә: производство начальнигыннан алып, операторлар һәм яхшырту буенча белгечләрне дә кертеп, сыйфат контроленә кадәр.

Фото: правительстворб.ру
Читайте нас: