+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 июнь 2021, 14:17

Төзүчеләр ассоциациясе нәтиҗәле эшли

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республиканың Төзүчеләр ассоциациясе җитәкчесе Адель Сәйфуллина ассоциация эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республиканың Төзүчеләр ассоциациясе җитәкчесе Адель Сәйфуллина ассоциация эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, 2019-20 елларда Уфа шәһәрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген җайга салучы актуаль норматив хокукый актларның булмавы аеруча ачык сизелә башлаган. Хәзерге вакытта гамәлдәге генеральный план 12 ел элек эшләнгән һәм расланган. Нәтиҗәдә, шәһәрдә торак һәм социаль объектларны, рекреация объектларын төзүдә аерма барлыкка килгән, бу исә шәһәр халкын һәм Уфа шәһәре хакимиятендә тискәре реакция тудырган.

Аеруча социаль җаваплы төзүчеләр Уфа шәһәр хакимиятенә норматив-хокукый актларны эшләү һәм раслау буенча эшләрне координацияләү турында берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, әмма бу нәтиҗә бирмәгән. Агымдагы елның мартында девелоперлар башлангычы буенча Төзүчеләр ассоциациясе оештырылган аның максаты - төзелеш базарында катнашучыларны тармакның актуаль проблемаларын хәл итүдә берләштерү, бизнес һәм хакимият арасында диалог булдыру. Бүгенге көндә ассоциациягә 24 компания кергән, алар өлешенә төбәктә төзелә торган торакның 70 проценттан артыгы туры килә.

- Шәһәрнең социаль объектлар белән комплектланмаган булуын исәпкә алып, Төзүчеләр ассоциациясенең апрель киңәшмәләренең берсендә төзелеш базарында катнашучылар өчен бердәм кагыйдәләр кертергә тәкъдим ителде, аның буенча барлык төзүчеләрнең социаль катнашу күләме билгеләнәчәк. Ассоциация актив эшкә кушылды, даими нигездә киңәшмәләр үткәрелә. Май аенда Ассоциация эшнең яңа форматын - анда катнашучыларның төзелеш мәйданчыкларында күчмә киңәшмәләргә Уфа шәһәре хакимияте, Хөкүмәт әгъзаларын чакыруны кертте. Айга бер тапкыр безнең киңәшмәләргә Премьер-министры Андрей Назаров килде, - дип белдерде Ассоциация җитәкчесе.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: