Чакмагышта фермер хуҗалыгында һәм кооперативта җитештерелгән продукция сатылучы яңа кибет ачылды.
Бу кибеттә продуктларның төрлелеге бик бай: сөт, сыр, кымыз һәм башка төр сөт продукциясе, ит-колбаса эшләнмәләре, кош ите, Яңа Балак авылында урнашкан "Иман" кооперативы тарафыннан әзерләнгән ит ярымфабрикатлары, яшелчә-җимеш, күршеләребез Татарстанда җитештерелгән кондитер әйберләре, экологик яктан саф продукция кулланып эшләнгән икмәк-күмәч ризыклары, куас, Бакалы районы коллегалары тарафыннан җитештерелгән лимонад, бакалея, катнашазык һәм башкалар.
Кибет җитәкчелеге белдерүенчә, алар безне тәмле, сәламәт, экологик яктан саф продукция белән тәэмин итәргә тырыша. Кибет продукциягә гаризалар да кабул итә һәм 1000 сумнан артыгракка продукция сатып алсагыз, китереп бирү дә каралган.
Кибетнең адресы: Чакмагыш авылы, Октябрь урамы, 13/б. Ул 09:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшли.
Белешмәләр өчен телефоннар: 89177430106, 89373237759.