“Кыйгы тегү фабрикасы” җәмгыятендә нигездә хатын-кызлар эшли, әмма алар чын ир-егетләр хезмәтенә зур өлеш кертә.
2013 елда эшли башлаган тегү фабрикасы Дәүләт оборона заказын үти, Русия Кораллы Көчләренең рядовой һәм сержант составы өчен тормыш тәэминаты чараларын тегү буенча хезмәт күрсәтә.
Кыйгы осталары унлап төргә якын эшләнмә җитештерә. “Тегү фабрикасы” җәмгыятендә хәзерләү, тамгалау-билгеләү, кисү, комплектлау һәм тегү цехлары бар, алар тиешле технология кагыйдәләренә таянып җиһазландырылган. Биредә җитештерелүче эшләнмәләрнең дә махсус технологиясе бар. Шуңа күрә фабрикада кирәкле санда югары квалификацияле белгечләр, эшчеләр коллективы тупланган. Предприятиедә эшләүчеләрнең төп өлеше хезмәт хакын күпме продукция җитештерүгә карап ала. Бүген биредә 57 кеше эшли.
Тегү фабрикасы җитәкчелеге барлык хезмәткәрләрне дә уңайлы эш шартлары белән тәэмин итәргә тырыша. Эшләүчеләрнең күбесе – тегүчеләр, ә бу – катлаулы, физик яктан авыр хезмәт. Хезмәткәрнең эш көне бертөрле гамәлләр башкарудан тора, шул ук вакытта алар эшләнмәләрнең сыйфаты төшмәсен өчен игътибарны киметмәскә тиеш. Шуңа да һәр тегүче үз вазыйфаларына намус һәм җаваплылык белән карый.
– Коллективыбыз эшкә сәләтле, энергияле. Эшләүчеләрнең һәрберсе – оста, эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырыша. Рәдил Аксенов, Рәмилә Әхмәтшина, Җәмгыя Ибраһимова, Зилә Хәбибҗанова, Алина Максимова, Римма Ниязова, Светлана Әхмәтова, Гөлсимә Галимова, Лилия Гарифуллина һәм Фәридә Сәгыйтова, оператор Максим Максимов, комплектлаучы Гөлфирә Вәлиуллина һәм башкалар да мактауга лаек. Алар барысы да үз эшләрендә профессионаллар, – ди “Кыйгы тегү фабрикасы” җәмгыяте директоры Гөлнара Фатыйхова. Ул үзе җитәкләгән коллективтагы һәр хезмәткәрне югары бәяләде.
Киләчәктә предприятие җитештерү күләмнәрен арттырырга һәм технологик җиһазларны этаплап модернизацияләүне дәвам итәргә планлаштыра. Коллективка яңа хезмәт уңышлары телик.
Фото Кыйгы районы хакимияте сайтыннан.