Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән утырышта республика Хөкүмәтенең «Башкортстан салым түләүчеләренең Салым ачыклыгы стандартына кушылу тәртибен раслау турында» карары проекты каралды. Проектны финанс министры Лира Игътисамова тәкъдим итте.
Документ Башкортстан Башлыгының 2018 елның 24 декабрендәге «Башкортстан Республикасы территориясендә Башкортстан Республикасы салым түләүчеләренең Салым ачыклыгы стандартын куллану турында» Указын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән. Әлеге указга хәзерге вакытта шулай ук үзгәрешләр кертелә.
- Салым ачыклыгы стандарты уңай эшкуарлык мохитен формалаштыруга, җаваплы салым түләүченең имиджын популярлаштыруга, дәүләт власте органнарының Башкортстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы оешмалар белән хезмәттәшлегенең ачыклыгын арттыруга юнәлтелгән, - дип ассызыклады Андрей Назаров.