Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, хәзер төбәк операторлары чүп-чарны сортларга аеру комплекслары һәм заманча полигоннар төзү белән шөгыльләнә.
Чүп эшкәртү проблемасы бүген Русия Президенты Владимир Путин белән "туры линия"дә дә күтәрелде.
- Чүп реформасы - бөтен ил буенча зур эш. Ел саен 60 миллион тонна калдык җыела, 10 миллион тонна күләмендә аерым җыюга һәм 3 миллион тонна эшкәртүгә беренче инвестицияләр китте. Якындагы елларда чүп-чар яндыручы заводлар эшләтеп җибәрелергә тиеш. Үтилләштермичә булмый. 5 завод төзү күздә тотыла, Хөкүмәт әлеге программаны киңәйтү юлларын карый, - диде ил Президенты.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстанда 2024 елга чүп реформасын тормышка ашыру буенча илдә лидерлыкка чыгу бурычы куелган.
- Атна саен киңәшмәләр уза, каты коммуналь калдыклар чыгару буенча вәзгыять контрольдә тотыла һәм нәтиҗәләр бар инде. Башкортстанның барлык районнарында да контейнер мәйданчыклары булдырылган һәм контейнерлар урнаштырылган, анда яшәүчеләр чүп-чар сала ала. Чүп чыгару буенча дүрт төбәк операторы аларның эшен видеоконтрольдә тота. Теләсә нинди шикаять булса, бу видеоязмаларны күтәрергә һәм операторның дөрес эшләмәвенең сәбәбен табарга мөмкин, - диде Андрей Назаров.
- Регоператорлар заманча полигоннар булдырырга, чүп-чарны сортларга аеру комплекслары, чүп-чар яндыручы заводлар һәм башка тиешле инфраструктура төзергә тиеш, ә чүп-чарны җыю гына түгел,эшкәртергә һәм юк итәргә кирәк. Җыелган чүп-чарга килгәндә исә, ташландык чүплекләрне бетерү бурычы тора һәм бу эш актив алып барыла.