Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында углерод балансын тикшереп тору технологияләрен үстерүне фәнни тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, төбәкнең югары уку йортлары ректорлары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, сүз Русия Президенты Владимир Путинның парник газлары чыгаруны киметү турындагы указы турында бара. Нәкъ менә моның өчен карбон полигоннары һәм фермалары булдырыла. Алар уникаль экосистемалы территориядән гыйбарәт, анда фәнни оешмалар климатка актив йогынты ясаучы газларны үлчәү һәм контрольдә тоту ысулларын эшли.
– Безнең Башкортстанны карбон полигоннары булдыру буенча пилот төбәкләрнең берсе итеп күрәсе килә, - диде Радий Хәбиров. – Русия Федерациясенең сигез субъекты билгеләнде инде, аларда проектны гамәлгә ашыра башлаячаклар, әмма безнең республиканың бу лидерлар төркеменә эләгү мөмкинлеге бар. Безнең өстенлекләребез бар, алар - көчле фәнни база һәм экологик яктан мөһим мәсьәләне хәл итүдә партнерлар булырга әзер эре сәнәгать предприятиеләре.
"БСК", «Газпром нефтехим Салават» һәм башка сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре республиканың карбон полигоннары булдыру буенча пилот проектында катнашу идеясен хупладылар, чөнки бу сәнәгать зоналарындагы һәм якын-тирә торак пунктлардагы экологик хәлне сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә эре индустриаль предприятиеләр белән карбон полигоннары булдыру буенча уртак эш турында килешүгә кул куярга, шулай ук көзен Уфада климат үзгәрешләре буенча халыкара экологик конференция үткәрүне оештырырга кушты.
Фото: Башкортстан Башлыгы