+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 июль 2021, 06:05

Бүгеннән коммуналь тарифлар күтәрелде

Башкортстанда бәяләр күпмегә артачак?

Башкортстанда бәяләр күпмегә артачак?

Бүгеннән Русиядә коммуналь тарифлар уртача 4 процентка артачак. Шул ук вакытта күпләр коммуналь хезмәтләргә бәяләр болай да югары, дип саный, ә күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатын канәгатьләнерлек дип атау кыен.

Билгеле булуынча, дәүләт 2004 елдан башлап коммуналь хезмәтләргә тарифларны җайга сала. 2016 елдан тарифлар үсешенең чик индексы гамәлгә кертелде, ягъни торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрне Хөкүмәт билгеләгән саннан югарырак күтәрергә ярамый, ә түбәнрәк итәргә мөмкин. Быел тарифлар чиге 3,2–6,5 процент итеп расланды.

Коммуналь хезмәтләр өчен иң югары бәяләр Чечняда (6,5 процент), Түбән Новгород һәм Ярославль өлкәләрендә 6,4 һәм 5,4 процент күләмендә билгеләнгән. Мурманск өлкәсендә ул - 3,2 процентка, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә тарифлар 3,4 процентка күтәреләчәк.

Башкортстанда электр, газ, су белән тәэмин итү һәм башка коммуналь хезмәтләрнең уртача бәясе 3,8 процентка арта, дип билгеләнгән Хөкүмәт карарында.

Фото: Идрис Сәетгалиев.
Читайте нас