Премьер-министр Андрей Назаров кайбер тармакларның эшчәнлегенә анализ ясады.
Башкортстанда социаль-икътисади үсеш фаразының төп параметрларын урта һәм озайлы сроклы чорларга бүлеп карау буенча Стратегик комитет утырышы узды, аның барышында Премьер-министр Андрей Назаров 2021 елның гыйнвар-май айларында сәүдә, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы тармаклары үсеше динамикасын билгеләде.
"Бүгенге көндә 2020 елда формалашкан фараз буенча үзгәрешләр бар, бу, беренче чиратта, эпидемиологик хәл һәм аның икътисади нәтиҗәләре белән бәйле. Шул ук вакытта сәүдәдә оптимистик саннар - Гомумрусия дәрәҗәсеннән сизелерлек аерма белән 5 ай эчендә - 114,1процент, ә ил буенча ул 4 ай эчендә 105,9 процент", - диде Андрей Назаров.
Ул аномаль эсселеккә карамастан, ел ахырына республикабыз авыл хуҗалыгында үсеш темпларын саклап калырга һәм кимендә 100,7 процентка ирешергә планлаштыра, дип өстәде.
"2020 елда шактый түбәнәюдән соң, төзелеш тармагы да тергезелә. Елның гыйнварыннан маена кадәр чорда без темпларны арттырдык һәм 125,5 процентка чыктык ", - диде Андрей Назаров.
Премьер-министр сүзләренә караганда, Хөкүмәт агымдагы ел күрсәткечләре максималь нәтиҗәле булсын өчен системалы эш алып баруны дәвам итә. Августта ахыргы, аныкланган фаразны формалаштыру көтелә.