+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 июль 2021, 07:35

Газ белән заправкалау станциясе төзелә

"Уфа - Инҗәр - Белорет" трассасы буйлап үтүчеләр Кырмыскалы һәм Варшавка авыллары арасындагы участокта башланган җир эшләренә игътибар иткәндер.

"Уфа - Инҗәр - Белорет" трассасы буйлап үтүчеләр Кырмыскалы һәм Варшавка авыллары арасындагы участокта башланган җир эшләренә игътибар иткәндер.

Биредә автомобильләрне газ белән заправкалау өчен яңа компрессор станциясен төзү башланды. Хәзерге вакытта җирне күтәртеп, биләмәне тигезләү бара.

Һәрбер төзелеш эшендәге кебек үк, бу этапка җаваплылыгы чикләнгән “Газпром газ-мотор ягулыгы" җәмгыяте зур игътибар бирә. Бу эшләр тәмамлану белән станция төзелеше башланачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: үткән елның ахырына Кырмыскалы районында газга көйләнгән 137 транспорт чарасы теркәлгән булган. Ә инде бу автомобиль юлының Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләрен бәйләүче чатта урнашуын исәпкә алганда, транспорт агымы биредә аеруча зур. Димәк, яңа заправкалау станциясе белән файдаланучылар да күп булачак.

Фото: Кырмыскалы районы хакимияте сайтыннан.
Читайте нас