Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев шулай ди.
– Пандемия һәм аның нәтиҗәсендә барлыкка килгән икътисади кризис бөтен тармакларга да, шулай ук хезмәт базарына да тәэсир итте. Аеруча сәламәтлек саклау өлкәсенә. Мәсәлән, безнең районның сәламәтлек саклау системасы өчен 2020 ел зур сынаулар чоры булды. Әлеге авыруның таралуына каршы көрәштә табибларыбызның һәм барлык персоналның хезмәте аерым игътибарга лаек. Әле дә алар коронавируска киртә кую буенча актив эшлиләр, халыкны вакциналау югары темпларда бара. Гомумән алганда, коронавирус пандемиясе сәламәтлек саклау системасын даими игътибар үзәгендә тотуның хәлиткеч әһәмиятен исбатлады. Бакалыда, әйтик, үзәк дәваханәнең һәм фельдшер-акушерлык пунктларының кадрлар куәтен ныгытуга, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүгә, матди базаны үстерүгә зур игътибар бирелә. 2020 елда үзәк дәваханә табибына муниципаль торак фондыннан фатир бирелде, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча табибларны найм шартнамәләре буенча тәэмин итү өчен ике фатирлы ике торак йорт төзелде. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә сәламәтлек саклау тармагында белгечләр җитмәү проблемасын эзлекле рәвештә хәл итә барсак та, аерым белгечләргә кытлык сизелә әле. Бу юнәлештә, ягъни кадрлар җәлеп итү буенча эшне быел да актив дәвам итәбез.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында район үзәк дәваханәсендә, әйткәнемчә, матди-техник базаны даими ныгыту, җиһаз-ларны яңарту буенча эш бара. Өч торак пунктта – Нагайбәк, Иске Куян һәм Үмер авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачтык.
Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елында төп күрсәткеч – үлем-китем санын киметү. Шулай ук төп бурычлар итеп медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүне, физик активлыкны һәм сәламәт туклануны популярлаштыруны, халыкны эш белән тәэмин итүне дәртләндерүне, өлкән буынга актив ял итү мөмкинлеге булдыруны саныйбыз.
Пандемия нәтиҗәләренә карамастан, Бакалы районы икътисады өчен узган ел тотрыклы булды. Икътисади күрсәткечләрдә уңай динамикага ирешелде. Безнең, атап әйт-кәндә, район хакимиятенең эшчәнлегендә төп юнәлешләр – “май” указларында билге-ләнгән гомумдәүләт проектларын, Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның юлламаларында һәм указларында билгеләнгән бурычларны нәтиҗәле итеп тормышка ашыру.
Аерым күрсәткечләргә килгәндә, 2020 елга керемнәр буенча Бакалы муниципаль районының берләштерелгән бюджеты 927 миллион сумга үтәлде. Салым һәм салым булмаган керемнәр (бу, гадәттә, үзкерем дип атала) 232 миллион сумнан артып китте, ягъни 2019 елга карата 101 процент тәшкил итте. Хуҗалык итүче субъектлар арасында безнең иң зур салым түләүче – район кулланучылар җәмгыяте предприятиеләре – алар район бюджетына гына 14 миллион сумга якын акча кертте. Шулай ук газчылар, энергетиклар, юл төзүчеләр, кирпеч заводы һәм башкаларның урындагы казнадагы өлеше дә зур.
Казнага керемнәрне арттыру максатында без салым түләүчеләр белән эшне активлаштыру, хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү, хуҗасыз милекне ачыклау һәм рәсмиләштерү, муниципаль милекне, шул исәптән җир ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру, салым һәм салым булмаган керемнәр җыюны активлаштыру буенча чаралар планын эзлекле гамәлгә ашырабыз.
Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, эре һем уртача оешмаларның икътисади эшчәнлегендә акча әйләнеше 2 миллиард 65 миллион сум тәшкил итте. Бу үткән елның шушы чорына карата 119 процент. Үзебездә 770 миллион сумлык товарлар җитештерелде. Предприятие һәм оешмаларның үз көче белән башкарылган эшләре һәм күрсәткән хезмәтләре, билгеле, зур икътисади һәм социаль әһәмияткә ия.
Бүгенге шартларда урындагы власть органнары эшчәнлегендәге өстенлекле максатларның берсе – бизнеска ярдәм итү, бизнес үссен өчен уңайлы мохит булдыру. Билгеле булуынча, бу республика дәрәҗәсендә мөһим өстенлек булып тора. Узган елда бездә “Малтабарлык сәгате” дип аталган 46 утырыш үткәрелеп, шуларда 55 проект каралды. Әлеге проектларның якынча инвестицияләр күләме 202 миллион сум тәшкил итә.
Узган ел безнең аграрийлар өчен дә уңай килде. Районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре рекордлы уңыш – 100 мең тоннага якын бөртеклеләрне җыеп алдылар. Техник культуралар да мул уңыш белән куандырды. Барлык хуҗалыклар һәм фермерлар быел да фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшлиләр.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы (ППМИ-2020) буенча конкурста Бакалы районының барлык 17 авыл биләмәсе дә җиңеп чыкты. Шулай итеп, районда юлларны һәм күперләрне ремонтлау, зират коймаларын яңарту һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәй-кәлләрне янә төзекләндерү, әйләнә-тирәлекне зәвыклы итеп үзгәртү буенча актив эш алып барылды.
Гомумән, көнкүреш инфраструктурасы төзеклеге, әйләнә-тирәлек сафлыгы, яшәгән тө-бәкнең камиллеге мәсьәләсенә җитди игътибар бирәбез. Узган Эстетика елында районда төрле республика программаларын, шулай ук муниципаль район Советы тарафыннан расланган Төп чаралар планын тормышка ашыру кысаларында төзекләндерү буенча зур эш башкарды. “Ел казанышы” республика конкурсы йомгаклары буенча район “Имин һәм уңайлы территория” номинациясендә иң яхшысы дип табылды, ә Бакалының “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында төзек-ләндерелгән Ворошилов һәм Мәктәп урамнарындагы ишегалды комплексы “Иң яхшы йорт яны территориясе” номи-нациясендә 2нче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Агымдагы ел сәяси һәм мәдәни-киңкүләм чараларга бай. Русиядә быел Фән һәм технологияләр елы, Башкортстанда – Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы. Шулай ук көз көне Бөтенрусия халык исәбен алу, федераль, республика дәрәҗәсендәге һәм урындагы сайлау кампанияләре узачак. 2021 ел көзенең төп сәяси вакыйгасы, әлбәттә, Русия Федерациясенең Дәүләт думасы депутатларын сайлау. Сайлау кампанияләре гамәлдәге закон кысаларында лаеклы узар, ә халык традиция буенча сайлауларда активлык күрсәтер, дип ышанам.
Шулай ук 2021 елда легендар якташларыбыз Даян Мурзинның һәм Нәҗип Асанбаевның тууына 100 ел тула. Республикада һәм районда әлеге вакыйгага багышланган төрле мәдәни чаралар планлаштырылган. Хөрмәтле як-ташларыбызның тормыш юлы – ул тулы бер чор, безнең горурлыгыбыз, безнең тарих.
Бакалы районы елдан-ел үсә, төзекләндерелә, халыкның яшәү шартлары яхшыра. Ә тормыш сыйфаты яхшыру-ның артында районыбыз хезмәтчәннәренең көндәлек намуслы хезмәте ята. Форсаттан файдаланып, аеруча район һәм авыл Советлары депутатларына, авыл хакимиятләре башлыкларына, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә, малтабарларга, барлык тармак хезмәткәрләренә, иҗтимагый оешма һәм бер-ләшмә активистларына, руханиларга уртак нәтиҗәле эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерәм.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ язып алды.