+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 июль 2021, 05:50

Радий Хәбиров чираттагы "Инвестиция сәгате"н үткәрде

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Инвестиция сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Анда, аерым алганда, «ГазРесурс» җәмгыятенең икътисадның төрле тармакларындагы яңа проектлары каралды.

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Инвестиция сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Анда, аерым алганда, «ГазРесурс» җәмгыятенең икътисадның төрле тармакларындагы яңа проектлары каралды.

Тәкъдим ителгән башлангычларның берсе - республика территориясендә автомобиль газы компрессоры станцияләре челтәрен төзү.

«ГазРесурс» компаниясе директоры Рамил Габдрәкыйпов сөйләвенчә, узган елда Нефтекама шәһәре территориясендә һәм Белорет районының Инҗәр авылында ике газ заправкасы эшли башлады. Әле ел ахырына төзелеп бетәчәк тагын ике станция монтажлана башлаган. Проектның гомум бәясе - 1,53 миллиард сум. Ул 130дан артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Рамил Габдрәкыйпов аңлатканча, һәр ягулык салу комплексы өчен 1 гектарга якын мәйданлы җир участогы һәм югары басымлы газүткәргеч мәйданчыгы булу кирәк. Беренче заправка комплексларын урнаштыру өчен потенциаль участоклар Уфа районының Благовещен һәм Кушнаренко районнарында урнашкан.

«ГазРесурс» компаниясе, шулай ук, Благовещен районында автомобиль транспорты өчен металл газ баллоннары җитештерүче завод төзү инициаторы булды. Җитештерү комплексы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә урнашачак һәм елына җиңел һәм йөк автомобильләре өчен 50дән 200 литрга кадәр сыйдырышлы 120 мең баллон чыгара алачак. Проектка инвестицияләр күләме 1,55 миллиард сум тәшкил итәчәк. Завод 70кә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

- Без Башкортстанда газ-мотор ягулыгы базарын җитди үстерә башладык һәм сез тәкъдим иткән проектлар белән кызыксынабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Без компаниянең республикада киләчәк үсеше перспективалары турында фикер алышырга һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан
Читайте нас