+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 июль 2021, 16:50

Төркия белән хезмәттәшлек ныгый

1 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Инвестиция сәгате» утырышында Төркия Республикасы территориясендә төбәк вәкиллегенең эше турында фикер алыштылар.

1 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Инвестиция сәгате» утырышында Төркия Республикасы территориясендә төбәк вәкиллегенең эше турында фикер алыштылар.
Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева хәбәр иткәнчә, үткән ел нәтиҗәләре буенча Төркиягә экспорт 92 миллион долларга җиткән. Быел алты айда бу күрсәткеч 53 миллион доллар тәшкил иткән.
– Без Башкортстанда җитештерелә торган продукциягә потенциаль заказчылар эзлибез, – диде Маргарита Болычева. - Узган елның октябрендә бу эшкә безнең республиканың чит ил вәкиллеге дә кушылды.
Аның эшчәнлеге турында төгәлрәк «Башкортстан Республикасы Конгресс-бюросы»ның Төркиядәге вәкиле Марат Тансыккужин сөйләде.
– Илдә коронавирус йогышы белән бәйле күп кенә чикләүләр саклана, әмма без акрынлап эшлекле активлыкның үсүен һәм Төркия партнерларының Башкортстан белән кызыксынуны билгеләп үтәбез, – дип ассызыклады Марат Тансыккужин. – Без Төркия фирмалары вәкилләренең төбәккә берничә визитын, шулай ук республика эшкуарларының Төркиягә сәфәрләрен оештырдык инде.
Марат Тансыккужин чит ил бизнесы белән сөйләшүләр алып бара торган уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен кайбер юнәлешләрне билгеләде. Алар арасында автомобиль шиннарын һәм электрон түләүләрне эшкәртү, кием-салым, металл эшләнмәләр, медицина препаратлары һәм тагылма техника җитештерү.
Башкортстан Башлыгы Төркия вәкиллегенә һәм республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты коллективына пандемия шартларында уңышлы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Вәкиллекнең эшенә старт коронавирус пандемиясенең катлаулы чорына туры килде. Әмма хәтта чикләүләр шартларында да сез безнең чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекне җайга сала алдыгыз. Күргәзмәләрдә катнашу, бизнес белән аралашу, төрле икътисади берләшмәләр белән хезмәттәшлек – ул четерекле, әмма бик мөһим эш, – диде Радий Хәбиров. - Эпидемия белән бәйле хәл тотрыклану белән хезмәттәшлегебезне киңәйтү өчен Башкортстан делегациясенең Төркия Республикасына визитын оештырырга кирәк, дип саныйм.
Фото: правительстворб.ру
Читайте нас: