+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 июль 2021, 18:20

Уфа - финанслар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы муниципалитет

Уфа иҗтимагый финанслар белән идарә итү сыйфаты югары булган муниципалитетлар исәбенә керде. Узган ел йомгаклары буенча Уфа «Бюджет керемнәре һәм муниципаль милек белән идарә итүнең югары сыйфаты өчен» номинациясендә югары бәя алды.

Конкурс Русия Финансчылар берлеге һәм Дәүләт финансларын үстерү берлеге ярдәме белән “Бюджет” журналы тарафыннан оештырылды. Конкурс комиссиясе составында - Федерация Советы, Дәүләт думасы һәм Русия Финанс министрлыгы вәкилләре.
Быел конкурска 115 муниципаль районнан, 120 шәһәр округыннан, Русиянең 62 субъектыннан 8 муниципаль округтан 243 гариза бирелгән булган. Бәйгедә катнашучылар бюджет керемнәре, чыгымнар һәм муниципаль милек белән идарә итү сыйфатын, бюджетны планлаштыруның һәм үтәүнең нәтиҗәлелеген, озайлы сәясәтне, урындагы финанс органнары эшчәнлегенең ачыклыгын һәм кадрлар сәясәтен характерлаучы 82 күрсәткеч буенча бәяләнде.
Фото: ufacity.info
Читайте нас: